Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.04.2018, 11:13

И.Метшин: “Субсидияләр безгә әле бирелмиячәк, тарифны 49 сумга кадәр күтәрә алмыйбыз”

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель, Ксения Швецова). 2025 елга белгечләр исәпләгәнчә Казанда бер мең кешегә машина саны 350 берәмлек тәшкил итәчәк. Бу күренеш Яндекс шкаласы буенча 8-9 баллы бөкеләргә китерәчәк. Әлеге мәсьәләнең чишелешен шәһәр хакимияте җәмәгать тарнспортын үстерүдә күрә. Шәһәрнең пассажир транспорты өчен мартшурт челтәренең яңа схемасын төзегән Мәскәүнең автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты (НИИАТ) тәкъдимнәрен бүген эшлекле дүшәмбе барышында Казанның Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков сөйләде.

А.Габделхаков сүзе буенча, институт белгечләре Казанда булган маршрут челтәрен югары бәяләделәр, бердән-бер зур кимчелек ул хезмәт күрсәтүләрнең кыйбатлыгы. Шул рәвешле метрополитенга республика бюджетыннан субсидияләр бирелсә, Казан йөртүчеләре базар шартларында зыян күреп эш итә.

НИИАТ-ның техник заданиесе буенча мартшрут челтәренең 2 варианты әзрләнергә тиеш.

Белгечләр нәтиҗәләре буенча, федераль законнар таләпләренә туры килә торган һәм гамәлдәге маршрут челтәргә якын булган вариант өчен елына өстәмә 4,5 млрд. сум субсидия яки тарифны 49 сумга кадәр арттыру таләп ителә. А.Габделхаков билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә әлеге ике вариант та тормышка ашырырлык түгел. Субсидияләр булмаган һәм гамәлдәге тарифлар сакланып калган очракта, маршрут челәтренә шактый зур үзгәрешләр кертергә туры киләчәк. Шулай ук, белгечләр фикеренчә Казан метрополитены мөмкинлегенең 15% гына үти, һәм шуңа күрә зыян китерә. Алтернатива рәвешендә метрополитенга тиз йөри торган транспорт төрләре системасын үстерергә тәкъдим ителә.

Белгечләр белән тәкъдим ителгән маршрут системасын камилләштерү алымы – бер-берсен кабатлый торган маршрутларны кыскарту. Ул очракта, шәһәрнең төп магистральләрендәге автобус маршрутлары 60-тан 48-гә кыскарачак. Ягъни 843 автобустан 475 калачак.

Билгеләп китик, бүгенге көндә маршрут челтәрен оптимизацияләү буенча кайбер тәкъдимнәр кабул ителгән. Мәсәлән: 74-нче номерлы автобус маршруты схемасы үзгәртелде. 74а, 83, 95, 98 номерлы автобус маршрутлары бетерелде.

Габделхаков сүзе буенча, бүгенге көндә Мәскәү белгечләре тарафыннан әзерләнгән проектны гамәлгә ашырудан баш тарту карары кабул ителде. Шул рәвешле, Казан алдгы 5 ел дәвамында гамәлдәге маршрут челтәрен саклап калачак.

“Гамәлдәге челтәрдә 49 сумлык тариф яки елына 4,5 млрд сум субсидия таләп итәчәк контрактның башлангыч максималь бәясе турындагы Транспорт министрлыгы әмере 1 июльдән гамәлгә керәчәк. Шунлыктан, бүген без, гамәлдәге законнар кысасында субсидияләрсез һәм тарифларсыз 5 елга транспорт челтәрен саклап кала алабыз”, - диде А.Габделхаков. Шулай ук, ул билгеләп узганча, Казанда инде күптәннән тариф күтәрү мәсьәләсе бар. “Яңа тарифлар турында төгәлрәк итеп җәй ахырында сөйләшеп булачак. Һәрхәлдә бәя арту радикаль булмаячак”,- диде А.Габделхаков.

Казан Мэры Илсур Метшин билгеләгәнчә, 10 ел элек Казанда пассажир транспортын камилләштерүгә башлангыч салынган иде. “Хезмәттәшләре белән бергә Мәскәү институты белгечләре зур эш башкардылар. Ул без Россиядә беренчеләрдән булып башлаган пилот проектның дәвамы. Барысы да республика һәм шәһәрнең икътисадыннан торачак. Бүгенге көндә безгә елына 4,5 млрд субсидияләр бирелмиячәк, тарифны да без 49 сумга күтәрә алмыйбыз. Башка юллар эзләргә кирәк. Йортларда машиналар саны арта бара. Безгә җитди рәвештә 2020 елдан соң шәһәрдәге җәмәгать транспорты нинди булыр дип уйларга кирәк”, - диде шәһәр башлыгы.

И.Метшин билгеләп киткәнчә, гамәлдәге маршрут челтәренең кыйбатлыгы, электрик транспорттан кала, йөртүчеләр өстенә кала. Шуны әйтергә кирәк, эш шартларының кырыслануына карамастан, киләчәк Чемпионатка шәһәр предприятиеләре өстәмә 200 автобус сатып ала.

“Сыйфатлы, комфортлы һәм имин җәмәгать транспорты – көчле шәһәр, төбәк күрсәткече. Җәмәгать транспорты – шәһәр хуҗалыгы үсешенең асыл ноктасы, аңа даими рәвештә игътибар итәргә кирәк. Пич өстендә генә хыялланып ятырга түгел, эшләргә кирәк. Беренче этап үтәлгән. Хәзер без һәрбер маршрут һәм тукталыш буенча перспективага эшләргә тиешбез”, -диде И.Метшин.

Фоторепортаж
Видеорепортаж
16.04.2018 10:08
Барлык яңалыклар