Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.12.2019, 09:53

Казанда туризм объектларын Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча конкурс старт ала


(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь, Алена Мирошниченко). Татарстан башкаласында туристик индустрия объектларын бәйрәмчә бизәү буенча «Казан Яңа елга әзер» конкурсы старт ала. 16-нчы декабрьдән 8-нче гыйнварга кадәр гаризалар кабул ителәчәк, ә 15-нче гыйнвардан 2-нче февральгә кадәр – тавыш бирү. Булачак конкурс турында тулырак мәгълүмат бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова сөйләде.

«Бүген туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә эшли торган Казан бизнесына мондый конкурсның ни өчен кирәклеген аңлатуның зарурлыгы юк, – дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. - Күпләр гадәттәгечә Яңа ел бәйрәмнәрендә казанлылар һәм кунаклар өчен, махсус Яңа ел кәефе булдыру өчен, конкурстан башка да күп көч куя. «Казан Яңа елга әзер» конкурсы без куйган бурычларны тормышка ашыру өчен өстәмә стимул гына булыр дип ышанам».

Конкурста катнашу өчен туристлык бизнесы вәкилләре – кунакханәләр, рестораннар, музейлар, күңел ачу комплекслары, шулай ук иҗтимагый берләшмәләр, шәһәр халкының һәм кунакларының инициатив төркемнәре чакырыла.

16-нчы декабрьдән 8-нче гыйнварга кадәр Туризмны үстерү комитеты, объектларның адресларын һәм фотосурәтләрен күрсәтеп, түбәндәге электрон адреска гаризалар кабул итәчәк: tourism.kzn@tatar.ru. 15-нче гыйнвардан 2-нче февральгә кадәр KZN.RU порталында тавыш бирү узачак. Теләгән һәркем үзенә ошаганын сайлап ала алачак.

Конкурста ике номинация каралган: «Биналарны Яңа елга иң яхшы бизәү – шәһәрлеләр сайлавы»  һәм «Биналарны Яңа елга иң яхшы бизәү – эксперт жюрие сайлавы». Экспертлар арасында эшләрне Казанның баш архитекторы һәм баш рәссамы, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре һәм район администрацияләре вәкилләре бәяләячәк.

«Конкурста җиңүчеләр шәһәр Мэры дипломнары белән бүләкләнәчәк, ә эксперт комиссиясе сайлаган фаворитны 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә. Конкурс нәтиҗәләре KZN.RU порталында басылачак, ә бәйрәмчә бизәлеш буенча иң яхшы идеяләрне #НовогодняяКазань, #ChristmasKazan, #айдавКазань, #всевКазань, #КазаньГостеприимная, #WelcometoKazan, #KazanIsMuchMore хэштегы белән @gokazan.ru Instagram аккаунтында карарга мөмкин», – диде Д.Санникова.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат Туризмны үстерү комитеты битендә урнаштырылган. Әлеге чара Татарстан башкаласында ел саен үткәрелер дип планлаштырыла.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.12.2019
Видеорепортаж
09.12.2019 10:22
Барлык яңалыклар