Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Казан-2030 стратегиясе

Казан шәһәренең 2030 елга кадәр Социаль-икътисади үсеше стратегиясе 2016 елның 14 декабрендә Казан шәһәр Думасының XII сессиясендә депутатлар тарафыннан бертавыштан кабул ителде.

Казан шәһәренең үсеш стратегиясе буенча 2016 елның октябрендә “Стратегик инициативалар үзәге” фонды советы рәисе А.Л.Кудрин катнашында үткән экспертлы стратегик сессиядә фикер алышынды һәм ул әзерләнү сыйфаты, эшләнелеш дәрәҗәсе, шулай ук аның нигезенә салынган карашлар объективлыгы ягыннан югары бәяләнде.

Стратегия тексты буенча, “Казан-2030 – тотрыклы үсеше һәм зур мөмкинлекләре булган динамикалы шәһәр, “Идел-Кама” үсеш полюсы лидеры. Казан – сәламәтлек территориясе, актив һәм җаваплы кешеләр өчен уңайлы яшәү урыны, ачык хакимият һәм куркынычсыз әйләнә-тирә мохит шәһәре. Аңа киләсе һәм анда һәр көн яшисе килгән шәһәр”. Казан стратегиясе Татарстан Республикасының 2015 елның июнендә кабул ителгән 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе юнәлешләрен исәпкә алып төзелде.

Стратегия өстендә меңгә якын кеше эшләде. 80 коммуникацион мәйданчыкта узган дискуссияләрдә 580 кеше, KZN.RU җирле үзидарә органнары порталында үткәрелгән интернет-сораштыруда 845 кеше катнашты. Шәһәрлеләр тарафыннан әйтелгән фикерләр Стратегиянең максатлары һәм бурычларында чагылыш тапты.

Стратегия тексты белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Казанда яшәүчеләр шулай ук ТР Стратегиясен гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәрен калдыра ала – Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясенең рәсми сайтында “Стратегия буеча фикер алышуда катнаш” бүлегендә.