Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Документлар җыентыгы

2009 елның 28 маеннан Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгы басылып чыга. Казан шәһәр Думасының 2009 елның 29 апрелендә кабул иткән карары нигезендә әлеге басма документлар чыгаруның рәсми чыганагы буларак билгеләнде. Әлеге форма укучылар уңайлылыгы өчен эшләнде.

Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында Казан Мэры карарлары һәм боерыклары, Казан шәһәр Думасы карарлары, Казан шәһәре Муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты боерыклары һәм карарлары һәм шәһәр күләмендә әһәмияткә ия булган башка хәбәрләр һәм документлар бастырыла.

Җыентыкның беренче ике саны рус телендә чыкты. 2009 елның 11 июненнән басма Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә дә чыга.

Элек шәһәр хакимиятенең барлык карарларын бастырган “Казанские ведомости” һәм “Шәһри Казан” газеталары Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документларын һәм хокукый актларын бастыруның рәсми чыганагы статусын саклыйлар.

Җыентык атна саен, пәнҗешәмбе көннәрендә чыга, аны “Горпечать” киоскларында сатып алырга мөмкин.

2011 ел башыннан пәнҗешәмбе көннәрендә Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының рәсми порталында җыентыкның электрон версиясе басылып чыга.

Басмага теләсә кайсы почта бүлеге аша (язылу индексы П2266), шулай ук “Урал-Пресс Казан” ҖЧҖ альтернатив язылу һәм китереп бирү хезмәте 204-14-93, 204-14-95, 204-16-20 телефон номеры аша язылырга мөмкин.

Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының архив саннары Казанның шәһәр китапханәләрендә саклана.

Җыентыкка кагылган барлык сораулар белән sbornik_kgoc@mail.ru электрон почтасына яисә 8(843)299-18-72 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Документны җыентыктан эзләү