Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Гафаров Рөстәм Гыйльфан улы

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль өлкә һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре буенча беренче урынбасары

Телефон номеры: +7 843 299 14 44

Почта: rik.kazan@tatar.ru

Адрес: Адрес: 420111, Казан, Кремль ур., 1




Тормыш юлы

Гафаров Рөстәм Гыйльфан улы 1965 елның 11 октябрендә Казанда туа.

1988 елда “инженер-механик” белгечлеге буенча С.М.Киров ис. Казан химия-технология институтын тәмамлый.

1988 елның августыннан 1991 елның августына кадәр Казан сөт комбинатының компрессор цехы инженер-механигы, җитәкчесе булып эшли.

1991 елның сентябреннән 1993 елның маена кадәр – “ИТ-проект” МП төзекләндерү-монтаж участогы җитәкчесе.

1993 елның маеннан 2001 елның гыйнварына кадәр – “Кипер” ҖЧҖ директоры.

2001 елның гыйнварыннан 2006 елның мартына кадәр – шәхси эшмәкәр.

2006 елның мартыннан сентябренә кадәр – Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясенең торак-коммуналь хуҗалыгы, тышкы төзекләндерү һәм төзелеш бүлеге җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе.

2006 елның сентябреннән 2010 елның маена кадәр – Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары.

2010 елның маеннан 2018 елның октябренә кадәр – Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгы.

2018 елның 11 октябреннән – Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.

Өйләнгән, ике бала тәрбияли.


Бүләкләре:

Казанның Мактау грамотасы (2010);

Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2012);

“Фидакарь хезмәт өчен” медале (2014);

“Казан файдасына башкарылган хезмәте һәм батырлыгы өчен” мактау билгесе (2015);

“Ватан алдындагы казанышлар өчен” II дәрәҗә ордены медале (2016);

Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2018);

“Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медале (2014);

“Сочи шәһәрендә 2014 елгы ХХII Олимпия кышкы уеннары һәм ХI Паралимпия кышкы уеннары” истәлекле медале (2015);

“Казан шәһәрендә 2015 елгы XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты” истәлекле медале (2016);

“2010 елда Бөтенроссия халык санын алуны уздыруда керткән өлеше өчен” медале (2012);

ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты (2015, 2017);

“Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе һәм Флотына 100 ел” юбилей истәлекле медале (2018).




Все контакты