Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы

Телефон номеры: +7 843 519 34 00

Почта: avia.novsav@tatar.ru

Адрес: 420044, Казан, Волгоград ур., 32, каб. 404




Тормыш юлы

Алибаев Тимур Лазо улы 1966 елның 12 мартында Башкорт АССР Учалы районының Ургуново авылында укытучылар гаиләсендә туа.

1987 елда Казанга күчә, биредә 1990 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. Укуын тәмамлагач, Университетның студентлар профсоюзының укудан азат рәисе итеп сайлана.

1995 елда дәүләт хезмәтенә укырга керә һәм 1998 елга кадәр Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары булып эшли.

1998 елдан 2000 елга кадәр Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлегенең милләтара мөнәсәбәтләр секторының баш референты вазыйфасын башкара.

2000 елда Казан шәһәренең Киров районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләнә, анда районның социаль-мәдәни мәсьәләләре буенча кураторлык итә һәм 2006 елга кадәр бу урында эшли.

2006 елның апреленнән 2007 елның гыйнварына кадәр Т.Л.Алибаев “Казан дәүләт казна дары заводы” федераль казна предприятиесе генераль директоры урынбасары сыйфатында эшли.

2007 елның 2 февралендә Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты җитәкчесе карары белән “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Яңа Савин районы администрациясе” муниципаль учреждениесе башлыгы итеп билгеләнә, 2010 елның 16 декабреннән – “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе” муниципаль учреждениесе башлыгы.

Т. Л. Алибаев өйләнгән, урта мәктәптә укучы кызы бар.

2014 елда “Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы” исеме бирелә. “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә”, “Фидакарь хезмәт өчен”, “Хезмәт казанышлары өчен”, “Россия флотына 300 ел”, “Россия Эчке эшләр министрлыгына 200 ел”, “Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен”, “Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы” медальләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, Казан шәһәре Мэрының Рәхмәте, Казан шәһәре администрациясе башлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, “Халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте. 20 ел” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.




Все контакты