Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

"Иске шәһәр" территориясе префекты

Телефон номеры: +7 843 221 49 99

Почта: Prefectura.kzn@tatar.ru

Адрес: 420021, Ш.Мәрҗәни ур., 40/1




Тормыш юлы

Усманов Марат Зәкәрия улы 1973 елның 4 августында Буада туа. 1998 елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлый.

1994-1996 елларда – Татарстан Республикасы Буа райкомхозының махсус хуҗалык җитештерү бүлеге белгече.

1996-1999 елларда – ТР Буа районы администрациясенең гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге башлыгы.

1999-2000 елларда – Татарстан Республикасы Буа районы ПФ бүлеге пенсия хокукларын бәяләү буенча белгече.

2001-2003 елларда – торак хуҗалыгын төзү һәм үстерү секторының әйдәп баручы белгече, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитетының баш белгече, Казан шәһәре Совет районы администрациясенең Коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы урынбасары.

2003-2005 елларда – Татарстан Республикасы Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгының Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм куллану хезмәтләре идарәсенең 7-нче (Совет) бүлеге башлыгы.

2005 елдан 2006 елга кадәр – Казан администрациясенең сәүдә, җәмәгать туклануы һәм куллану хезмәтләре идарәсенең 7-нче (Совет) бүлеге башлыгы.

2006 елдан 2010 елга кадәр – Кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Совет районы администрациясенең торак комплекслары белән эшләү бүлеге башлыгы.

2010 елда – Казан Башкарма комитетының Мәскәү районы администрациясе башлыгы урынбасары.

2011-2014 елларда – Казан Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары.

2014 елның 31 октябреннән – Казан шәһәре Башкарма комитетының "Иске шәһәр" территориясе префекты




Все контакты