Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Миронов Сергей Александрович

Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы

Телефон номеры: +7 843 557 76 26

Почта: km.r@tatar.ru

Адрес: 420095, Казан, Восстание ур., 82, каб.320




Тормыш юлы

Сергей Миронов 1983 елның 1 июнендә Казанда туа.

2004 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын “юриспруденция” белгечлеге буенча тәмамлый; 2007 елда “ТИСБИ” идарә академиясендә “югары мәктәп укытучысы” квалификацияле өстәмә белем ала.

2000 елдан 2004 елга кадәр – Татарстан Республикасы Эчке эшләр органнарында хезмәт;

2004 елдан 2011 елга кадәр – Казан шәһәренең Яңа Савин районы суды консультанты, судья ярдәмчесе;

2011 елдан 2012 елга кадәр – Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының оештыру-методик тәэмин итү бүлеге баш белгече;

2012 елдан 2016 елга кадәр – Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе;

2016 елның апрелендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы итеп билгеләнә.

Бүләкләре:

Казан Мэры Рәхмәте (2012)

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хаты (2013)

Россия Федерациясе Тикшерү комитеты карары белән “Булышлык итү өчен” медале (2013)

“Казанда 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медале (2013)

Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2014)

"Сочи шәһәрендә 2014 елгы XXII Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары" истәлек медале (2014)

“Казан шәһәрендә 2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты” истәлек медале (2015)

“Россия Патриоты” истәлек медале (2015)

"Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда күрсәткән хезмәтләре өчен” алтын значогы (2016)




Все контакты