Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.06.2018, 10:10

Сулыклар яр буйларында парковка өчен 3 мең сумнан башлап штраф каралган

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь). Казанлыларга искәртәләр: сулыкларны саклау зоналарында автотранспорт хәрәкәте һәм тукталышы тыела. Тәртип бозучыларны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары республикада старт алган “Автостоп” операциясе кысаларында ачыклый. Операция башыннан дәүләт инспекторлары 150 тәртип бозу очрагын теркәгән.

Статистикага караганда, ял итү яисә балык тоту өчен сулыкка мөмкин кадәр якынрак килергә теләп, тәртипне ешрак физик затлар боза.

Экологлар искәрткәнчә, теләсә кайсы сулыкның су саклау зонасы була. Күлләрнең, елгаларның һәм инешләрнең су саклау зонасы 50 метрдан 200 метрга кадәр тәшкил итә, диңгезнеке – 500 м. Бу нормалар суның пычрануын, ләмнәнүен булдырмас, шулай ук сулыклардагы үсемлекләр һәм тереклекнең тору мохитен сакалу өчен билгеләнгән.

Тәртип бозулар Мишә, Идел һәм Кама елгалары, шулай ук Югары һәм Урта Кабан, Чебакса һәм Зөбәрҗәт күлләре территорияләрендә теркәлгән.

Закон буенча, яр буе полосасында махсус режимны бозган өчен физик затларга 3 меңнән 4,5 меңгә кадәр штраф каралган, вазыйфаи затларга - 8 меңнән 12 меңгә кадәр, юридик затларга – 200-300 мең.

Белгечләр эш көннәрендә дә, ял көннәрендә дә тикшерүләр белән чыгалар, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте. Парковка өчен махсус урыннар булмавы, җаваплылыкны өстән төшерми, дип кисәтә экологлар.

Барлык яңалыклар