Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.07.2019, 10:16

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 58 тапкыр бала табу очрагына барган


(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль). 1-нче июльдән 7-нче июльгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 6848 чакыру килгән, 1378 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.

Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5225 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 55 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 177 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 58 чакыру килгән.

975 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 43 тапкыр чакыртылганнар, аларда 42 кеше зыян күргән, 22 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 18 тапкыр чакыртылган, аларда 1 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.

Барлык яңалыклар