Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.07.2019, 10:53

Казанда ял көннәре: триатлон, паркур, Россиянең иң яхшы кыска метражлы фильмнары, биюләр һәм экофестиваль

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль). Киләсе ял көннәре Казанда спорт чараларына бай – триатлон буенча Европа чемпионаты төп вакыйга булачак, ә паркур һәм фриран буенча ачык шәһәр турнирында шәһәрлеләрне урам акробатикасы белән шөгыльләнергә өйрәтәчәкләр. Мәдәни чаралар яратучыларны да кызыклы вакыйгалар көтә, алар өчен кино куелышлары, фестивальләр, интерактив спектакль, лекцияләр һәм хәтта фәнни шоу да әзерләнгән. Тулырак мәгълүмат - KZN.RU афишасында. 

Free Art Fest ирекле сәнгать фестивале

27-нче июль 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр

Чираттагы Art Fest ирекле иҗат фестивале төрле шәһәрләрдән осталарны үзенә җыячак, алар кул эшләнмәләрен тәкъдим итәчәкләр. Бирегә килүчеләр гадәти булмаган сувенирлар күрә һәм үзләренә ошаган эшләрне сатып ала алачак.

Фестиваль түбәндәге адрес буенча узачак: Рихард Зорге ур., 11б.  

Урицкий исемендәге паркта «Йөрәкле шәһәр – Сердца города» дигән гаилә фестивале.

27-нче июль 11.00 сәгатьтә

«Зәкәт» хәйрия фонды «Игелекле Казан» проекты ярдәмендә шәһәр халкы һәм кунаклары өчен киләсе ялларның иң игелекле фестивален оештыра. Кунакларны иҗади сәләтләрне үстерү буенча мастер-класслар, аквагрим, сабын куыклары тамашасы һәм кулинария мастер-класслары көтә. Шулай ук паркта хәйрия ярминкәсе дә эшләячәк, анда сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларны тәрбияләүче гаиләләр җитештергән әйберләр һәм товарлар сатып алырга мөмкин булачак. Керү ирекле.

«Калейдоскоп» паркында паркур һәм фриран буенча 3Run Fest шәһәр турниры

27-нче июль 12.00 сәгатьтә

3run Fest ачык шәһәр турнирына килүчеләр өчен оештыручылар бик күп сюрпризлар әзерләделәр. Чара программасында Казан атлетларыннан һәм рациональ хәрәкәт итү буенча мастер-класс, тиз йөрешле трассаларны узу буенча ярышлар, катнашучыларның тамашалы чыгышлары, трикинг буенча ярышлар каралган. Моннан тыш, паркур һәм урам акробатикасы белән шөгыльләнә башларга теләүчеләр өчен бушлай дәресләр дә үткәреләчәк. 

Хәзерге заман сәнгате галереясендә фототәнкыйтьчедән лекция

27-нче июль көнне 13.00 сәгатьтә

Хәзерге заман сәнгате галереясендә (Карл Маркс ур., 57) «Арт-лето в ГСИ» җәйге программасы кысаларында фотокритик, «ФотоДепартамент» фонды директоры, Fmagazine онлайн-журналы баш мөхәррире, «Молодая фотография» (Санкт-Петербург) проекты кураторы Надежда Шереметева лекция укыячак. Лекциянең темасы – «Ни өчен кайбер фотографияләр заманча сәнгатькә алына, ә кайберләре юк?». Чарага теләге булган һәркем килә ала.  

Горки-Әмәт урманында экологик лекция

27-нче июль 16.00 сәгатьтә

Cube контейнер үзәге амфитеатрында Россиядә WildCamp милли паркларын үстерү үзәгенә нигез салучы Екатерина Туранова белән очрашу булачак. Екатерина экологик сәяхәтләр һәм табигатьне саклау идеясенең халыкара проектлары булган гомумроссия оешмасына әйләнүе, шулай ук табигать өчен файда китерерлек итеп ничек сәяхәт итәргә кирәклеге турында сөйләячәк. Шулай ук кунаклар тыюлыкларның һәм милли паркларның ни өчен кирәк булуын, аларда ниләр булганын һәм анда ничек эләгп була икәнен беләчәкләр. Чарага сылтама буенча теркәлергә мөмкин.  

Cube үзәгендә фәнни шоу һәм мастер-класс

27-нче июль 17.00 һәм 17.45 сәгатьтә

Горки-Әмәт урманында, «Космос в Кубе» киңлегендә (Cube контейнер үзәге) фәнни шоу һәм мастер-класс узачак. Катнашу түләүле, тулырак мәгълүмат белү һәм теркәлү өчен сылтама буенча узарга кирәк.

Горький исемендәге паркта урам киносы фестивале

27-нче июль 18.30 сәгатьтә

Шимбә көнне урам киносы фестиваленең икенче көне узачак. Ачык һавада паркның зур аланында тамашачылар соңгы 6 елда Россиядә төшерелгән иң яхшы кыска метражлы фильмнарны карый алачак. Оештыручылар хис-тойгыларга һәм оригиналь сценарий йөрешләренә бай программа вәгъдә итә. Күңел ачу чаралары 18.30 сәгатьтә, ә киносеанслар 20.30 сәгатьтә башлана. 

«Черек күл» паркында бию кичәсе

27-нче июль 19.00 сәгатьтә

«Черек күл» паркында Sense Dance Studio студиясеннән бушлай мастер-класслар белән Big open air bachata узачак. Барлык теләүчеләр дә бию кичәсенә кушыла ала. 

Кабан күле яр буенда зумба

27-нче июль 19.00 сәгатьтә

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен популяр Латин Америкасы ритмнары нигезендә бию фитнес-программасы әзерләгәннәр. Чарага физик әзерлек дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Дәрес Камал театры янындагы мәйданнан баскычтан төшәргә мөмкин булган палубада узачак. 

Триатлон буенча Европа чемпионаты

27-нче һәм 28-нче июль

Казанда спринт дистанциясендә триатлон буенча Европа чемпионаты узачак. Мондый дәрәҗәдәге ярышлар Россиядә беренче тапкыр үткәрелә. Бөтен Европадан иң көчле спортчылар шәһәрнең иң матур урыннары - Казан Кремле диварлары янында, Кремль яр буенда һәм Казансу елгасы акваториясендә урнашкан трасса буенча узачак.

Ярышларны теләгән һәркем күзәтә ала – тамашачылар өчен керү ирекле. Триатлон хакында һәм ярышлар этапларын уздыру вакыты турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә була: www.iron-star.com

Горки-Әмәт урманында игътибарлы йөрү

28-нче июль 10.00 сәгатьтә

Игътибарлы йөрү - хәрәкәт вакытындагы медитациянең бер төре. Ул сезгә тиз һәм нәтиҗәле рәвештә артык уйлардан, стресстан арынырга һәм энергия тупларга мөмкинлек бирә. Дәвамлылыгы - 1,5 сәгать. Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү сайтта башкарыла. 

Eco Fest Kazan фестивале

28-нче июль 12.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр

Барлык теләүчеләрне экология һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган фестивальгә чакыралар. Программада лекцияләр, мастер – класслар, табигый косметиканы һәм интерьерның экологик әйберләрен тәкъдир итү, веган ашларын татып карау, шулай ук тере чыгышлар һәм кино куелышы каралган.

Фестиваль Vegan Day кафесында түбәндәге адрес буенча узачак: Шиһабетдин Мәрҗани ур., 18. 

Урицкий исемендәге паркта баскетбол буенча ярышлар 

28-нче июль 13.00 сәгатьтә

 Шәһәрлеләрнең иң яраткан паркларының берсендә узачак баскетбол буенча турнирда Б Лигасы һәм А Лигасы очрашачак. Анда катнашу максаты белән гариза тутыру өчен оештыручыларга язарга була. 

Cube үзәгендә интерактив спектакль

28-нче июль 15.00 һәм 15.55 сәгатьтә

Горки-Әмәт урманында, «Космос в Кубе» киңлегендә (Cube контейнер үзәге) фәнни шоу һәм мастер-класс узачак. Тулырак мәгълүматны белү һәм теркәлү өчен сылтама буенча узарга кирәк.

Мобиль пунктта икенчел чимал җыю

28-нче июль 15.00 сәгатьтә

28-нче июльдә Казанда эшкәртүгә икенчел чимал һәм кием-салым җыю узачак. Казанлылар кирәкмәгән әйберләрне, макулатура һәм пластикны икенчел чимал кабул итү мобиль пунктына тапшыра алачаклар. Экологик акция шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә, түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Җиңү Проспекты, 141. Акция 19.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 

Горки-Әмәт урманында «Яшел фитнес» проектыннан функциональ күнегүләр фестивале

28-нче июль 17.00 сәгатьтә

Горки-Әмәт урманында «Яшел фитнес» проектыннан функциональ күнегүләр фестивале узачак. CUBE контейнер үзәге янында урнашкан зур газонда кросфит буенча ярышлар, функциональ разминка һәм «дөрес туклану турында 5 миф» лекциясе, бачата буенча мастер-класс, диджей-сет һәм бүләкләр уйнату узачак. Барлык теләүчеләрне спорт чарасына кушылырга чакыралар. 

«Черек күл» паркында «БукаЖка» спектакле премьерасы

28-нче июль 18.00 сәгатьтә

Барлык теләүчеләр «Угол» иҗат лабораториясеннән «БукаЖка» спектакленең премьерасын карый алачак. Режиссер Лилия Энгельман куйган спектакль тормышның тизлеге, уй-хыялларны тормышка ашырырга өлгерүнең мөһимлеге турында сөйли. Спектакль геройлары бервакыт үз хыялларын табалар һәм барысы да хәзергедән яхшырак була алуын аңлыйлар.

Барлык яңалыклар