Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.08.2018, 16:33

55-60 яшьтәге кешеләргә барлык ташламаларны һәм социаль түләүләрне саклап калырга тәкъдим ителде

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). 55-60 яшьтәге кешеләргә барлык ташламаларны һәм социаль түләүләрне саклап калырга, пенсия алдындагы кешеләр өчен өстәмә отпускка хокукларны закон белән ныгытырга, вакытыннан алда пенсиягә чыгу яшен хатын-кызлар өчен 37 яшькә кадәр һәм ир-атлар өчен 42 яшькә кадәр киметергә – бу һәм башка мәсьәләләр хакында бүген “Бердәм Россиянең” генсоветы һәм партиянең фракцияләре җитәкчеләре советының уртак утырышында фикер алыштылар. Мәскәүдә үткән утырышта Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

Утырыш РФ пенсия системасын камилләштерү мәсьәләләренә багышланды. Партиянең генсоветы секретаре Андрей Турчак билгеләп үткәнчә, “Бердәм Россиянең” принципиаль позициясе шуннан гыйбарәт: дәүләт пенсиясе белән тәэмин итү сакланырга тиеш. “Пенсия күләме арту партиябезнең төп, магистраль, контроль бурычы булырга тиеш”, - дип ассызыклады А.Турчак.

Моннан кала, фикер алышу барышында тәкъдим ителде: пенсия алдындагы кешеләр өчен өстәмә ялга хокукларын закон белән ныгытырга, аларны ел саен үткәрелә торган мәҗбүри диспансеризация белән тәэмин итәргә, вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын бирә торган стажны киметергә: хатын-кызлар өчен – 37 яшькә кадәр, ир-атлар өчен – 42 яшькә кадәр.

Утырыш нәтиҗәләре буенча резолюция проекты формалаштырылды. Аның төп нигезләмәләрен партия генсоветы секретаре урынбасары Ольга Баталина укып узды. Аның буенча, башкалар арасында Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары өчен пенсия түләүләре буенча барлык преференцияләрне бетерү тәкъдим ителде. Генсовет резолюция проектын кабул итте. Искәртергә кирәк, хөкүмәтнең пенсия турындагы законнарга үзгәрешләр кертү буенча закон проектына төзәтмәләрне 24 сентябрьгә кадәр кертергә мөмкин.

Барлык яңалыклар