Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.05.2019, 14:19

Владимир Путин Илсур Метшинга III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май). Бүген Мәскәү Кремленең Екатеринин залында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күренекле россиялеләргә һәм чит ил гражданнарына дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Казан Мэры Илсур Метшин да бар иде.

Ил башлыгы Илсур Метшинга шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Бүләкләү турындагы Указ 29-нчы мартта хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.  

Илсур Метшин җавап сүзендә дәүләт башлыгы кулыннан югары бүләкне алу – зур дәрәҗә һәм әйтеп бетергесез хис-кичерешләр, дип билгеләп үтте. «Кадерле әти-әниләрем, гаиләм, командам, укытучыларым, җитәкчеләр һәм, әлбәттә, кадерле һәм яраткан казанлыларыбызга рәхмәт! Алардан башка бу бүләккә ирешеп булмас иде», - диде Казан Мэры.

«Хөрмәтле Владимир Владимирович, Казан халкы исеменнән безгә ышанып тапшырылган чаралар өчен - шәһәрнең Меңьеллыгы, Бөтендөнья Универсиадасы, Спортның су төрләре чемпионаты, Футбол чемпионаты өчен рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез, сезнең җитәкчелектә без аларны югары дәрәҗәдә уздырдык. Бу вакыйгалар шәһәр инфраструктурасын үзгәртте һәм казанлыларның тормыш сыйфатын күтәрде», - дип ассызыклады ул.

«Мондый һәр чарадан соң безнең бөтен дөнья буенча меңләгән чын дусларыбыз барлыкка килде, аларның берсе бүген залда утыра – Джанни Инфантино (FIFA башлыгы – ред.иск.). Алар безнең йөрәк җылысын, кунакчыллыгыбызны һәм Россиягә мәхәббәтебезне алып киттеләр. Меңьеллык Казанның данлы тарихында бик күп игелекле сәхифәләр бар, әмма бу чаралар Казанны Европа стандартының яңа дәрәҗәсенә чыгарды, Сезнең җитәкчелегездә Владимир Владимирович. Без сезгә чын күңелдән рәхмәтлебез. Казан сезнең җитәкчелегездә яңа казанышларга, яңа үрләргә әзер», - диде Илсур Метшин.

30-дан артык орден, медальләр һәм мактаулы исемнәр белән бүләкләнүчеләр арасында очучы-космонавтлар, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт эшлеклеләре, танылган артистлар, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бар иде. РФ Президенты Указы нигезендә, алар арасына шулай ук РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко (Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләнде), FIFA президенты Джанни Инфантино, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий, Россиянең халык артисты Сергей Маковецкий, рус сатирик язучысы Михаил Жванецкий, дизайнер Валентин Юдашкин һәм башкалар керде.

Барлык яңалыклар