Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.03.2020, 17:10

Татарстанда бер атнага сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре ябылачак


(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март, Ксения Швецова). 28-нче марттан башлап Татарстанда һәм аның башкаласында, азык-төлек һәм беренче кирәк булган товарларны сату бүлекләреннән тыш, барлык сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләре һәм комплекслар ябылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоэлемтә режимында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, инфекция таралуга каршы көрәш буенча республика штабы башлыгы Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Сәүдә үзәкләре эше 5-нче апрельгә кадәр туктатылачак. Сәүдә үзәкләрен ябу коронавирус таралуны профилактикалау буенча мөһим чараларның берсе булачак, дип билгеләп үтте Л.Фазлыева. «Азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр генә искәрмә булып тора, калган биналар - фуд-кортлар, күңел ачу мәйданчыклары һәм башкалар - эшләмәячәк», - дип ассызыклады ул.

Искәртеп узабыз, кичә Россия Президенты Владимир Путин киләсе атнада, 30-нчы марттан 5-нче апрельгә кадәр эшләмиячәкбез дип игълан итте. Бу чорда ил халкына өйдән чыкмаска һәм халык күпләп җыела торган урыннарга бармаска киңәш ителде. Россия Президенты указы нигезендә, бу медицина һәм даруханә оешмаларына, шулай ук халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итүче оешмаларга кагылмый. Шулай ук төзекләндерү, төяү һәм бушату эшләрен башкаручы гадәттән тыш хәлләр шартларында кичектергесез эшләр башкаручы компанияләр хезмәткәрләре эшләячәк.

«Бу атнада эшләячәк гражданнар категориясе булганга, мәктәпкәчә учреждениеләр ябылмаячак, - диде Л.Фазлыева. - Ләкин балалар бакчаларына сабыйларын эшли торган ата-аналар гына алып киләчәк».

Иҗтимагый транспорт шулай ук үз эшен туктатмаячак, әмма күчмә состав берәмлекләре саны кимиячәк, дип хәбәр итте Л.Фазлыева. Автобуслар, троллейбуслар, трамвайлар һәм метро вагоннарын дезинфекцияләү көчәйтелгән режимда дәвам итәчәк, дип өстәде спикер.

Татарстанда моңа кадәр кабул ителгән кайбер чикләү чаралары әле дә гамәлдә, дип искәртте Л.Фазлыева. Аерым алганда, барлык оешмаларда вирус инфекцияләрен тарату чыганакларының берсе буларак кальян куллануны тыю кертелгән. Шулай ук бүгенге көннән Татарстанда спорт үзәкләре, йөзү бассейннары, фитнес-үзәкләр, кинотеатрлар һәм кинозаллар, төнге клублар, балалар уен бүлмәләре, балалар күңел ачу үзәкләре һәм башка күңел ачу оешмалары эшчәнлеге туктатылган

Катгый чикләү чаралары республика рестораннарына һәм кафеларына кагыла, аларда көчәйтелгән дезинфекция режимын башкарырга кирәк, дип хәбәр итте ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе - ТР буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина. «Бер залда бер үк вакытта булган кешеләрнең саны 20-дән артмаска тиеш. Кешеләр киткәннән соң барлык өслекләр дезинфекция чарасы белән эшкәртелергә тиеш, - диде ул. - Коронавирус инфекциясе өчен махсус режимнар юк, гомуми туклану өчен билгеләнгән санитар-дезинфекция режимы бар, бары хәзер аерым таләпләр көчәйтелә. Мәсәлән, әгәр элегрәк рестораннарда кулларны дезинфекцияләү өчен махсус чаралар урнаштыру тәкъдим итү нормасы булса, бүген бу катгый таләп. Әмма бу шулай ук кулларны сыек сабын белән юу өчен шартлар тудыру, антисептиклар һәм кәгазь сөлгеләр куюны бетерми.

Әгәр шәһәр халкы кертелгән нормаларны бозуны күрсә, мәсәлән, кальяннарны җәмәгать урыннарында куллануны, кичекмәстән вәкаләтле органнарга хәбәр итәргә тиешләр. Шулай итеп, хокук бозулар турында «Халык контроле» сервисы ярдәмендә хәбәр итәргә мөмкин.

«Әгәр гражданнар ниндидер сәүдә үзәге яки фитнес-зал, бассейн эшләгәнен күрсәләр, кичекмәстән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә, Эчке эшләр министрлыгына яки прокуратурага хәбәр итәргә кирәк. Әлеге фактлар буенча тиешле чаралар күрергә вәкаләтле өч орган алар», - диде М.Патяшина. ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсендә 7.30-20.00 сәгатьләрдә хокук бозу турында хәбәр итәргә мөмкин булган кайнар линия эшли, дип өстәде ул. Шалтыратулар түбәндәге телефон буенча кабул ителә: +7(800)222-59-00.

Чикләү чараларын бозучыларга административ җәза алу һәм эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору яный.

«Ял атнасы - күңел ачарга чакыру да, бу бәйрәм яллары да түгел. Бу өйдә сәламәтлекне саклау өчен калырга өндәү, - дип ассызыклады Л.Фазлыева. - Без барыбыз да вирус таратучы була һәм якыннарыбызга йоктыра алабыз. Бу социаль җаваплылык мәсьәләсе - әйдәгез кагыйдәләрне үтик, һәм вәзгыять уңай якка үзгәрәчәк».

Барлык яңалыклар