Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.07.2020, 16:42

Казанлыларны иярдә торырга һәм атка атланган хәлдә трюклар үтәргә өйрәтәчәкләр


(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль). Казанда 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге шәһәр халкы өчен  «Белый всадник – Ак жайдак» бушлай ат спорты курслары үткәрелә. Катнашучылар атта йөрергә һәм трюклар үтәргә өйрәнәләр, шулай ук дөнья кавалериясе тарихы белән танышалар. Курслар тәмамланганнан соң, яшь җайдаклар даими эшләүче кавалерия полкында хәрби-тарихи реконструкцияләрдә катнаша алачак.

Укулар 20 кешелек төркемнәрдә үткәрелә һәм теоретик һәм практик дәресләрне үз эченә ала. Теоретик дәресләр вакытында экспертлар катнашучыларны ат тәрбияләү һәм куркынычсызлык техникасының төп кагыйдәләренә өйрәтәчәк. Укучыларга татар халкының традицияләре һәм дөньякүләм кавалерия тарихы, шул исәптән Кызыл Армиянең Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлешләре турында сөйләячәкләр. Практик дәресләр вакытында балалар дөрес утырырга, аллюрлар ясарга, атларга зыян китермичә йөгән белән сак эш итәргә өйрәнәләр. Курсларда катнашучылар шулай ук коралга ия булу нигезләрен өйрәнәчәкләр һәм атка атланган хәлдә трюкларны үзләштерәчәкләр, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.

Бушлай ат спорты курсларына сылтама буенча язылырга мөмкин.

Проект Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Белешмә

Джигитовка - ат спортының иң тамашалы төрләреннән берсе, ул атта йөрү вакытында гимнастик һәм акробатик трюклар башкаруны үз эченә алган ат чабышларын күздә тота.

Барлык яңалыклар