Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.05.2019, 13:52

ТР башкаласында «Чәчәк ата торган Казан» проектында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май, Алена Мирошниченко). Татарстан башкаласында шәһәр халкы һәм предприятиеләре өчен традициягә әйләнгән «Чәчәк ата торган Казан» конкурсы башланды, ул 25-нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.

Проектта катнашу өчен гаризалар сайтта 30-нчы августка кадәр кабул ителә. Проект Татарстан башкаласында инде биш ел дәвамында үткәрелә. Оешма һәм шәһәрлеләр, конкурста катнашып, бина фасадын, якын-тирә һәм ишегалды территорияләрен чәчәкләр белән бизи.

Конкурс берничә номинация буенча узачак: «Фасадны иң яхшы бизәү», «Ишегалды территориясен иң яхшы бизәү», «Оешма һәм предприятиеләр өчен якын-тирә территорияне иң яхшы бизәү», «Белем бирү учреждениесе янындагы территорияне иң яхшы бизәү», «Иң оригиналь чәчәк композициясе». Моннан тыш, проект кысаларында «Шәһәр мохитендә иң яхшы чәчәкләр кадры» дигән фотоконкурс узачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы номинациядә бары физик затлар гына җиңү өчен көрәшә алачак.

Шәһәр конкурс комиссиясе нәтиҗәләрне 1-нче октябрьгә кадәр ясаячак. Интернет-тавыш бирү барышында иң күп лайклар җыйган конкурсантлар рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр алачак. И.Куляжев шәһәр оешмалары, предприятие һәм учреждениеләре җитәкчеләрен проектта актив катнашырга һәм Казан кунакларын матур итеп бизәлгән фасадлар, чәчәк композицияләре белән каршы алырга чакырды.

«Чәчәк ата торган Казан» кысаларында «Әкият» балалар курчак театры каршындагы мәйданчыкта июнь-сентябрь айларында дүртенче тапкыр «Чәчәк фестивале» узачак. Узган ел ул ландшафт дизайны, төзекләндерү, төзелеш, торак идарәсе, сәүдә өлкәсендәге 18 оешманы берләштерде. Чарада шулай ук шәһәрлеләр дә катнашты. 2018 елда фестивальгә ярты миллионлап кеше килде.

Моннан тыш, җәйге каникуллар дәвамында шул ук мәйданчыкта шәһәрлеләр яратып өлгергән «Чәчәкле Казанда мәдәни мохит» социаль проекты дәвам итәчәк, аның кысаларында төрле мастер-класслар, шигъри укулар, шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашулар, концертлар һәм башка чаралар үтәчәк.

 

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.05.2019
Видеорепортаж
27.05.2019 11:02
<a href="https://metshin.ru/admin/videos/20847/edit#?lang=tt">2019 елда Казанда 8 иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәк</a>
Барлык яңалыклар