Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2020, 09:52

Казанның Совет районында агынты суларны чистарту корылмасы төзелеше тәмамланды


(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Казанда ветеринария академиясе (Себер тракты, 35) янында җир өсте агынты суларын чистарту корылмасы төзелеп беткән. Эшләр «Иделне сәламәтләндерү» илкүләм проекты кысаларында башкарылган.

Шәһәрнең Совет һәм Яңа Савин районнары территорияләреннән Казанка елгасына чыккан яңгыр сулары агымы сулыкка тискәре йогынты ясаган - су пробалары бактерия һәм санитария-химия күрсәткечләре буенча канәгатьләнерлек булмаган, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте.

Себер тракты буенча яңгыр канализациясе объектларында экологик вәзгыятьне яхшырту өчен подрядчы торбаларны күчереп урнаштырган, сток резервуары һәм стокларны чистарту станциясе төзегән, насослар, фильтрларның күп баскычлы системасы урнаштырылган, якындагы территорияне төзекләндерү башкарылган. Хәзер чистарту корылмаларының җитештерүчәнлеге секундына 30 литр тәшкил итә.

Барлык яңалыклар