Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.08.2018, 15:26

Сентябрьдә Казаннан Тәһранган туры авиарейс ачыла

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август, Ксения Швецова). Сентябрьдә Казаннан Иранга туры авиарейс ачыла. Рейслар Airbus A320 очкычында атнаның дүртенче һәм җиденче көннәрендә 11.00 сәгатьтә китү һәм 10.00 сәгатьтә килеп җитү белән башкарылачак. Юл озынлыгы 3 сәгать 20 минут тәшкил итәчәк.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конферециясендә “Казан” халыкара аэропортының Авиация маркетингы һәм халыкара хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе Мәткорбан Мәткәримов билгеләп үткәнчә, Тәһранга ачылачак рейс Казан аэропорты өчен 42-нче халыкара юнәлеш булачак. Татарстан башкаласыннан Иранга туры рейс – озак көтелгән проект, аны гамәлгә ашыру өстендә эшләр 2-3 ел дәвам итте.

ATA Airlines авиакомпаниясе хезмәт күрсәтәчәк яңа рейска ихтыяҗ зур – М.Мәткәримов сүзләре буенча, Мәскәү авиатөеннәре аша уза торган пассажирлар агымы арта бара: 2017 елда 631 пассажир булса, бу елның 8 ае эчендә – 845 пассажир. 2017 елда 2016 ел белән чагыштырганда Ираннан Казанга килүче туристлар саны өч тапкыр арткан.

“Казан” аэропорты статистикасы буенча, бүгенге көндә пассажирлар агымы көнгә 2 млн 134 мең 352 кеше тәшкил итә. Эчке очышлар буенча арту 23% тәшкил итә, халыкара рейслар буенча – 32%. Бүгенге көндә Казан аэропортында 72 юнәлеш буенча 38 авиакомпаниягә хезмәт күрсәтелә.

Яңа рейс ачылу белән Иранга тизрәк, арзанрак һәм уңайлыклар белән барып җитеп булачак. “Әлегә кадәр Ираннан Россиягә рейслар Истанбул, Мәскәү аша башкарыла иде, бу озак һәм кыйбат. Үзем дә шулай очтым һәм 10 сәгать Истанбулда аэропортта утырдым, - диде Daric инвестицион компаниясе һәм ATA Airlines авиакомпаниясе вәкиле Мөхәммәд Шаян. – Безнең фикеребезчә, Казан – Иран һәм Россия арасында күпер була ала, Татарстанда яшәүчеләр бу мөмкинлекне бәяләр, дип өметләнәбез. Казан – Россиягә керү өчен бөек капка”.

Әлегә авиакомпания 8 рейс башкарырга планлаштыра. Проектның потенциалы бәяләнгәч, аны озынайтачаклар.

Билет бәяләрен мөмкин кадәр арзан ясарга җыеналар – бүгенге көндә Turkish Airlines авиакомпаниясендә Россия-Иран билетлары 650 долларга якын торса, Казаннан Тәһранга һәм кире 150 доллардан башлап очып булачак. “Рейс, очу датасына бәйле рәвештә бәяләр кыйбатрак булырга мөмкин, ләкин 300 доллар да бу юнәлеш өчен бик кулай бәя. Өч сәгатьтән бераз гына артык юл озынлыгы, уңайлы аэробуслар – татарстанлылар һәм иранлылар өчен менә дигән мөмкинлек”, - дип саный Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

“Иранның Татарстан белән, шул исәптән туризм өлкәсендә дә, никадәр тыгыз хезмәттәшлек итүен беләсезме. Соңгы 2,5 елда Ираннан Казанга, Татарстанга туристлар җәлеп итү өстендә планлы рәвештә эшлибез. Шуның өчен әлеге рейс ачылу – тарихи вакыйга”, - диде С.Иванов.

Республикага беренче туристлар Тәһран-Казан-Тәһран рейсы белән 12 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә килеп җитәчәкләр. Моннан соң авиарейслар атнага ике тапкыр башкарылачак, мәгълүмат һәм җәдвәл белән “Казан” аэропортының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар