Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.01.2020, 16:15

В.Путин: «Кешеләрнең фикерләренә хөрмәт белән караган вакытта гына без көчле һәм имин Россияне төзи алабыз»


(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар). Бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасын игълан итү барышында социаль ярдәмнең яңа чаралары турында игълан итте. Быел ук гамәлгә ашырыла башлаячак яңа ярдәм чаралары арасында түбәндәгеләр бар: беренче бала туган өчен ана капиталы түләү, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түбән керемле гаиләләргә айлык түләүләр кертү, башлангыч сыйныф укучылары өчен түләүсез туклану оештыру һәм башкалар. Россия Президенты нотыгы бер сәгатьтән артык барды.

«Манеж» үзәк күргәзмәләр залында узган юлламаны уку тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

«Балалар бакчаларында яңа урыннар булдыру мәсьәләсендәге җитешсезлекләрне бетерергә кирәк»

В.Путин үзенең юлламасында демография темасын да күтәрде. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, гаиләгә ярдәм итүнең озак сроклы сәясәтен корганда, яшь гаиләләр очраша торган конкрет тормыш ситуацияләреннән читләшергә кирәк, шул исәптән - балаларны мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар белән тәэмин итүдән.

2021 ел ахырына кадәр илдә ясле төркемнәрендә 255 мең яңа урын булдыру планлаштырыла, дип искәртте В.Путин. «Әмма 2018-2019 елларда шундый 90 мең урын урынына 78 мең урын булдырылган. Аларның 37,5 мең урыны сабыйларга бирелергә мөмкин», - дип билгеләп үтте ул һәм субъект башлыкларын бу юнәлештә эшне көчәйтергә чакырды. «Бу күрсәткечләргә ирешү һәм бу җитешсезлекләрне бетерү өчен барысын да эшләргә кирәк», – дип ассызыклады ил Президенты.

Исегезгә төшерәбез, соңгы 12 ел эчендә Казанда 16820 урынга 118 яңа балалар бакчасы барлыкка килде, ә якындагы ике елда 4500 бала өчен тагын 20 мәктәпкәчә учреждение төзү планлаштырыла. Шул исәптән 3 яшькә кадәрге балалар өчен ике мең яңа урын булдыру көтелә.

«3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен ай саен бирелә торган түләүләр булдырылырга тиеш»

Бүгенге көндә түбән керемле гаиләләрнең 70-80% – балалы гаиләләр, дип билгеләп үтте В.Путин. «Еш кына, хәтта бер генә түгел, ә ике ата-ана эшләгәндә дә, мондый гаиләнең кереме аз», - диде ул.

Бу проблеманы хәл итү өчен дәүләт башлыгы социаль ярдәмнең яңа чараларын кертергә тәкъдим итте. Аерым алганда, агымдагы елның гыйнварыннан керемнәре бер кешегә ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр өч яшькә кадәрге беренче һәм икенче балаларга айлык түләүләр алачак. Түләү күләме конкрет төбәктә билгеләнгән яшәү минимумына бәйле. Ил буенча уртача алганда, ул бер балага 11 мең сумнан артык булачак.

Балага өч яшь тулгач, билгеләнгән түләүләр туктатыла һәм гаилә керемнәре белән катлаулы вәзгыятькә эләгергә мөмкин. Моңа юл куймас өчен, В.Путин агымдагы елның 1-нче гыйнварыннан 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен ай саен түләүләр булдырырга тәкъдим итте. «Түләүләр бер кешегә яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә биреләчәк. Ягъни чыннан да катлаулы вәзгыять белән», - дип аңлатты РФ Президенты. Түләүне алу өчен, гариза бирергә, шулай ук легаль, рәсми керемне күрсәтергә кирәк.

Беренче этапта түләүләр яшәү минимумының яртысын тәшкил итәчәк - 5,5 мең сум. «Без әлеге системаның ничек эшләвен аңларга һәм бәяләргә тиешбез, һәм әгәр нинди дә булса гаиләләрнең яшәү минимумына җитмәвен күрсәк, киләсе елдан аларга тулы яшәү минимумын - 11 мең сумнан артык түләрбез», – дип өстәде В.Путин.

«Беренче бала туганда да гаилә ана капиталы ала алачак»

Президент ана капиталы программасын беренче балага да кертергә тәкъдим итте. Индексацияләнгәннән соң, 2020 елның гыйнварыннан ана капиталы күләме 466 мең 617 сум тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта икенче бала туганда ана капиталы 150 мең сумга – 616 мең 617 сумга кадәр арттырылачак. «Өченче бала туса, дәүләт 450 мең сум күләмендә ипотека кредиты түли. Ягъни, тулаем алганда, өч балалы гаилә дәүләт ярдәме белән торак проблемасын хәл итүгә бер миллион сумнан артык акча ала алачак», - дип аңлатты РФ Президенты.

Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә ана капиталы программасы 2006 елда кертелгән иде.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен түләүсез мәктәп туклануы кертеләчәк

Баласы мәктәпкә бара торган гаиләләрнең чыгымнары сизелерлек арта, дип билгеләп үтте В.Путин. Мондый гаиләләргә ярдәм итү өчен ул барлык башлангыч сыйныф укучыларын – 1-4 сыйныфларны бушлай кайнар ризык белән тәэмин итәргә чакырды. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен дәүләт башлыгы өч чыганактан – федераль, төбәк һәм җирле чыганаклардан акча алырга тәкъдим итте.

Шул ук вакытта туклануны оештыруга акча табу гына түгел, кирәкле инфраструктура булдыру һәм мәктәп ашханәләрен сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итү системасын җайга салу да мөһим, дип билгеләп үтте ил Президенты. «Бу, әлбәттә, вакыт таләп итә, әмма техник әзерлек булган төбәкләрдә һәм мәктәпләрдә кайнар ризык 1-нче сентябрьдән үк бирелергә тиеш, – дип ассызыклады ул. - Әлеге мәсьәләдә иң мөһиме - кайнар ризык белән тәэмин итү. - Россиянең барлык субъектларында кече мәктәп укучылары 2023 елдан да соңга калмыйча бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиеш».

Исегезгә төшерәбез, Казанда балаларны сыйфатлы кайнар ризык белән тәэмин итү буенча даими эш алып барыла, шул исәптән ашханәләрдә утырту урыннарын арттыру буенча да эшләр башкарыла. Узган ел гына да ремонтланган мәктәп рестораннарында 1550 яңа урын барлыкка килде, ә яңаларында 950 урын булдырылды.

 

Поликлиникаларны төзекләндерүгә федераль бюджеттан 5,5 млрд. сум бүлеп биреләчәк

Узган ел тарихта беренче тапкыр Россиядә көтелгән гомер озынлыгы 73 яшьтән артып китте – бу 2000 ел белән чагыштырганда 8 елга күбрәк, дип искәртте В.Путин. Аның сүзләренә караганда, мондый күрсәткечләр, беренче чиратта, сәламәтлек саклау системасы үсешенә бәйле.

Дәүләт башлыгы бу эшнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм беренчел звено медицина учреждениеләрен модернизацияләүнең яңа программасын эшләтеп җибәрү турында игълан итте - ул 2020 елның 1-нче июлендә старт ала. «Поликлиникаларны, район хастаханәләрен, ашыгыч ярдәм станцияләрен төзекләндерергә һәм яңа техника белән җиһазларга кирәк булачак, – диде ул. - Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен без өстәмә рәвештә 550 млрд. сум бүлеп бирдек, 90%-тан артыгы – федераль ресурслар».

Исегезгә төшерәбез, Казанда сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь төзекләндерүнең ике еллык республика программасы буенча 2017 елда старт алган 68 объект ремонтланды.

«Инвестицион проектлар кече бизнес һәм туризм үсешен стимуллаштыра»

Инвестиция сәясәтен стимуллаштыру өчен, В.Путин капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турындагы закон проектлары пакетын кабул итүне тизләтергә тәкъдим итте. Эре проектлар гына түгел, кече һәм урта бизнесның эшлекле инициативалары да ярдәм алырга тиеш, дип ассызыклады ул.

Территорияләрнең инфраструктур чикләүләрен бетерә торган проектлар акланырга тиеш. Бу - шул исәптән зур шәһәрләрдәге автомобиль әйләнешләре, өлкә үзәкләре арасындагы магистральләр, федераль трассаларга чыгу юллары. Мондый проектлар, Президент фикеренчә, төбәкләрдә кече бизнес, туризм һәм социаль активлык үсешен стимуллаштыра.

«Икътисадка инвестицияләрне ышанычлы үстерү өчен зур акчалар кирәк, шуңа күрә икътисадның реаль секторы өчен кредит алу мөмкинлеген арттыру зарур», – дип өстәде В.Путин.

«Илнең төп законына кайбер үзгәрешләр кертер вакыт җитте»

Россия Президенты фикер алышуга ил Конституциясенә берничә төзәтмә кертергә тәкъдим итте. Аерым алганда, ул дәүләт хезмәткәрләрен билгеләү тәртибен үзгәртергә кирәклеген билгеләп үтте. Әйтик, элегрәк ил Президенты Дәүләт Думасы Россия Хөкүмәте Рәисен билгеләргә ризалык алса, аннары үзе кабинет башлыгын, аның урынбасарларын һәм барлык министрларны билгеләп куйса, хәзер барлык вице-премьерларны һәм федераль министрларны Хөкүмәт Рәисе тәкъдиме буенча билгеләячәкләр. «Шул ук вакытта Президент аларны вазыйфага билгеләргә тиеш булачак, ягъни парламент тарафыннан расланган тиешле вазыйфаи затлар кандидатураларын кире кагарга хокуклы түгел», – дип аңлатты дәүләт башлыгы.

В.Путин көч ведомстволары җитәкчеләрен Федерация Советы белән консультацияләр үткәрү тәкъдиме аша билгеләп куярга кушты.

«Илнең төп законына безнең хокукый киңлектә Россия Конституциясенең өстенлеген турыдан-туры гарантияли торган кайбер үзгәрешләр кертү вакыты җитте», - дип билгеләп үтте В.Путин.

Бу һәм башка үзгәрешләрне тавышка кертергә кирәк, дип билгеләп үтте РФ Президенты. «Суверенитет йөртүче һәм хакимиятнең төп чыганагы буларак, кешеләрнең, гражданнарыбызның, халыкның фикере ачык булырга тиеш. Ахыр чиктә барысын да кешеләр хәл итә – бүген дә, киләчәктә дә, көндәлек тормышта да. Кешеләрнең фикерләренә хөрмәт белән караган вакытта гына без көчле һәм имин Россияне төзи алабыз», - диде В.Путин.

Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасын игълан итү стенограммасының тулы версиясе белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар