Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.08.2019, 09:40

Казанның Генераль планы проектында 337 искәрмә һәм халык тәкъдиме исәпкә алынган

Бүген Генераль план проекты буенча иҗтимагый фикер алышуларның нәтиҗәләре турында бәяләмә җыентыкның 18 томында 6632 бит күләмендә Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыкты һәм җирле үзидарә органнарының рәсми порталында урнаштырылды. 

Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәре Мэрының 2019 елның 11-нче июлендәге карары белән 2019 елның 18-нче июленнән 29-нчы августына кадәр Казан шәһәренең Генераль планы проекты буенча өстәмә иҗтимагый фикер алышулар үткәрү турында карар кабул ителгән иде. Йомгаклау җәмәгать фикер алышуларында 1469 кеше, ягъни шәһәр халкының бер процентыннан аз гына артыграк кеше катнашты.

29-нчы июльдән 1-нче августка кадәр экспозиция вакытында Мәскәүнең Генплан институты адресына 405 сорау һәм 2052 тәкъдим һәм искәрмә килде. Алар арасыннан 398 мәсьәлә һәм 2008 тәкъдим карауга кабул ителде. Калган мөрәҗәгать итүчеләр Казан пропискасын яки Казанда күчемсез милек объектлары булуларын расламадылар.

Казан шәһәренең Генераль планы проектын эшләү буенча комиссия карары белән 337 тәкъдим кабул ителде. Әйтик, мәсәлән, Калининский торак массивында яшәүчеләр, кирәкле социаль объектларны исәпләү өчен, аларның участокларын Старые Горки белән бер зонага берләштерүне сорады.

Тагын 162 тәкъдим Генераль план проектын хуплап язылган. Алар буенча проектка төзәтмәләр кертү таләп ителмәде, шуңа күрә алар исәпкә алынмаганнар категориясенә кертелгән. Шулай ук халык тәкъдим иткән параметрларның Генераль план проектында салынуына бәйле рәвештә кайбер искәрмәләр дә кабул ителмәде.

41 тәкъдим һәм искәрмә кире кагылды, чөнки Генераль план проектына кагылмый иделәр. Мәсәлән, шәһәрлеләр үз йортлары янындагы тротуарны төзекләндерүне сораган яки автобус маршрутларына зарланганнар.

Калган 1450-ләп тәкъдим законнар җыелмасына, шәһәр төзелеше нормаларына туры килмәү һәм техник тормышка ашыру мөмкинлеге булмау аркасында кире кагылды.

Тәкъдимнәр һәм искәрмәләрнең күпчелеге Казанның аерым бистәләрендә урам-юл челтәрен үстерү мәсьәләләренә кагылышлы иде. Мисал өчен, Мирный, «Салават күпере», Чернопенье торак массивларында яшәүчеләр яңа юллар төзүне тизләтүне сорадылар. Ә Дәрвишләр һәм Вознесение бистәләрендә, киресенчә, теләсә нинди үзгәрешләргә каршы чыктылар.

Барлык яңалыклар