Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.12.2018, 11:30

ТР Милли музеенда казанлыларны чыршы уенчыклары ясарга һәм Раштуа прәнеген бизәргә өйрәтәчәкләр

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь). 14-15 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда инде традициягә әйләнгән "Музей базары" дигән яңа ел бүләкләре ярминкәсе узачак.

Җомга һәм шимбә көннәрендә кунакларны кызыклы мәдәни программа көтә: фольклор һәм балалар коллективлары, фотозона, мастер-класслар, анда килүчеләр чыршы уенчыкларын, балчыктан Кыш бабай ясау һәм Раштуа прәнеген бизәргә өйрәнү. Музей сувенирын карап кына калмыйча, аны тәҗрибәле белгечләр җитәкчелегендә мастер-классларда да ясап булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Милли музее матбугат хезмәтендә. Чара кунакларын Кыш Бабай һәм Кар кызы каршы алачак, ә оста-остабикәләр кунакларны эксклюзив эшләнмәләр белән сөендерәчәк.

"Музей базарында" төп урынны Татарстан музейларыннан катнашучылар алып тора, алар үзләренең уникаль сувенир һәм китап-нәшрият продукциясен тәкъдим итәчәк.

Ярминкә эшенең беренче көнендә "Яңа ел өчен музей могҗизалары" күргәзмәсе ачыла. Аның төп темасы - күп гасырлык тарихы булган бүләкләр бирү традицияләре. Шул ук көнне "Музей сувениры" республика конкурсына йомгак ясалачак. Анда республика музейлары, халык сәнгать һөнәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары, һөнәрчелек белгечләре катнашты. Катнашучылар игътибарына музей сувенирларының мини-күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

Барлык яңалыклар