Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.09.2019, 12:54

Казанның музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә 8 меңнән артык бала белем ала


(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь, Ксения Швецова). Казанның музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә 8 меңнән артык бала һәм яшүсмер 29 белгечлек буенча белем ала. Күпләр өчен өстәмә белем иҗади киләчәккә старт һәм университетка керү юлында беренче этап булып тора, дип билгеләп үтте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин.

Хәзерге вакытта Казанда мәдәният системасында 18 музыкаль һәм 7 сәнгать мәктәбендә 29 төрле белгечлек буенча 8423 яшь казанлы түләүсез белем ала, дип хәбәр итте Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов. Һәр мәктәпнең өстәмә һөнәри программалар буенча белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе бар. Бу программаларның үзенчәлеге булып балаларның башлангыч һөнәри күнекмәләрен үстерү тора.

Соңгы елларда ТР башкаласында өстәмә белем бирүнең иң популяр юнәлеше - рәсем ясау, икенче урында - музыка юнәлеше.

87 еллык П.И.Чайковский исемендәге 1-нче номерлы балалар музыка мәктәбе ТР башкаласындагы иң борынгы мәктәпләрнең берсе булып  санала. Нәкъ менә биредә Казанның башлангыч музыка белеменә һәм педагогикага нигез салына. А.Абзалов искә төшергәнчә, әлеге мәктәп диварларыннан түбәндәге күренекле мәдәният эшлеклеләре, илебез һәм дөнья музыка сәнгате корифейлары чыккан: Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы Рөстәм Яхин, композиторлар София Гобәйдуллина һәм Рафаэль Белялов, дирижер һәм композитор Алмаз Монасыйпов, скрипкада уйнаучы һәм П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры Ирина Бочкова һәм башкалар.

Сәнгать өлкәсендә классик академия белеменнән тыш, Казанда балаларның иҗади үсеше өчен башка юнәлешләр дә бар.

Шулай итеп, альтернатив музыка яратучылар Россиядә беренче «TheRoad» профессиональ балалар рок-музыка мәктәбендә шөгыльләнә. Джазны яратучылар бөек джаз остасы, композитор һәм дирижер Олег Лундстрем исемен йөртә торган 16-нчы номерлы балалар музыка мәктәбендә укый. Ә Казанда Россиянең халык артисты Константин Хабенский инициативасы белән ачылган «Оперение» иҗат студиясендә балалар фантазия һәм актерлык сәләтләрен үзләштерә. Студия укытучылары арасында Чулпан Хаматова, Россиянең халык артисты Вадим Кешнер, Болактагы Яшьләр театрының баш режиссеры Рөстәм Фәткуллин, «Пантера» камера балетының сәнгать җитәкчесе Наил Ибраһимов бар.

Өстәмә белем бирүнең сыйфатын төрле иҗади конкурсларда катнашучылар даими рәвештә раслый, дип билгеләп үтте А.Абзалов. Быел аларның саны 5,5 меңгә якын булды, бу гомуми укучыларның 65%-ын тәшкил итә. Әйтик, Россиянең танылган пианист-виртуозы Денис Мацуев ел саен Казан сәнгать мәктәпләренең иң яхшы тәрбияләнүчеләрен «Яңа исемнәр» фондының премиясе белән бүләкли. Узган ел Р.Яхин исемендәге өченче балалар музыка мәктәбе укучысы Сафинә Нигъмәтуллина, 14-нче музыка мәктәбе укучысы - «Зәңгәр кош» фестивале йолдызы Камил Фатыйхов һәм Казанда премиянең беренче рәссам-стипендиаты, 6-нчы номерлы сәнгать мәктәбе укучысы Александра Рябова лауреат булдылар.

Яшь пианист-импровизатор, беренче музыка мәктәбендә тәрбияләнүче Рушан Крылов күптән түгел Аксенов-фест кысаларында «Йолдызлы билет» премиясенә лаек булды.

Моннан тыш, ел саен балалар сәнгать мәктәпләренең иң яхшы укучыларына Казан Мэры стипендиясе, ТР Мәдәният министрлыгы стипендиясе тапшырыла.

Балалар җыелма коллективлары шәһәр, республика гына түгел, чит илләрнең дә концертларында актив катнашалар. «Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Россия-немец академиясе Казанның Яшьләр симфоник оркестрын Берлинда узган Young Euro Classic яшьләр оркестрлары фестивалендә катнашырга чакырды, - дип сөйләде А.Абзалов. - «Яшьләр» дип аталуга карамастан, әлеге коллектив нигездә балалар коллективы булып тора».

«Казанның өстәмә белем бирү өлкәсендә күптәнге традицияләре бар. Музыка һәм сәнгать мәктәпләре - сәләтле балалар өчен (иҗади белемнәрен дәвам итүче 12%-ны тәшкил итүче яшьләр өчен) башлангыч комплексы, - дип шәрехләде Денис Калинкин. - Ә калганнары концерт залларында, театрларда, күргәзмәләрдә оештырылган тамашачылар һәм тыңлаучылар булып, җәмгыятебезнең мәдәни катламын формалаштыралар».
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.09.2019
Видеорепортаж
23.09.2019 11:31
Барлык яңалыклар