Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.01.2019, 15:25

Казан зоопаркында яңа яшәүче – Терпей кушаматлы ак аю пәйда булды

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казан зооботаника бакчасында яңа яшәүче барлыкка килде – Татарстан башкаласына Малышка белән нәсел булдыру өчен Терпей кушаматлы ак аю. Зоопаркның яңа кешесе белән бүген Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, "Бердәм Россия" партиясенең Казан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ольга Воронова, шулай ук Казан шәһәр Думасы депутатлары – "Бердәм Россия" фракциясе әгъзалары танышты. Алар аюны тоту шартларын карадылар һәм һәркем кушыла ала торган хәйрия акциясендә катнаштылар. Аюның күчүе турында кунакларга зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов сөйләде.

Казан зооботаника бакчасында Терпей 26 декабрьдән яши һәм уңышлы җайлаша. Аю Пермь зоопаркыныкы, Татарстан башкаласына Ростов-на-Донудан килгән, анда берничә ел шулай ук нәсел калдыру өчен яшәгән. Казанда Терпейга биредә туып-үскән Малышка кушаматлы аю белән нәсел булдырырга кирәк. Малышкага хәзер 23 яшь, үз гомере эчендә ул дүрт аю баласын дөньяга китергән.

Терпей Малышка белән якын киләчәктә танышыр, ә аннары зоопарк хезмәткәрләре өметләнгәнчә, алар пар булдырыр дип көтелә. Күпчелек очракларда ак аюлар март аенда кушыла башлый, баланы ак аю 6-9 айга якын йөртә. Бер ояда бердән өчкә кадәр аю баласы булырга мөмкин. Аю балаларына якынча 3-5 ай булганда, алар оядан чыга. Ак аю балалары 500 грамм авырлыкта туа һәм 3 ай эчендә 30 килограммга якын җыялар.

Кунаклар килер алдыннан зооботаника бакчасы территориясендә өмә үткәрелде. "Яшь гвардия" иҗтимагый оешмасы активистлары территорияне чистартуда булыштылар, ә "Горводзеленхоз" трест МУП җыештыру техникасын тәкъдим итте. Сүз уңаеннан, эш техникасының тавышы Терпейны борчыды – ул вольер буйлап йөрде һәм карап йөрүчегә аягын бирүдән баш тартты, әмма рәхәтләнеп өр-яңа кишер белән сыйланды. Рөстәм Гафаров күчүдән соң аю үзен ничек хис итүе белән кызыксынды. Ул яңа торакка ияләшкән, зоопарк территориясендә кар чистарту һәм эш техникасы тавышы аңа күчү турында искә төшергәнгә, бераз дулкынлана икән. "Терпей безнең зоопаркка җайлашты инде, хезмәткәрләргә күнекте, аны карап, ашатуларын яхшы аңлый. Зоопарклар - хайваннар өчен профилакторий булып тора, шуңа күрә аларда кыргый табигатькә караганда озаграк яшиләр", - дип аңлатты Ф.Нурмөхәммәтов.

"Аюның транспортны әйбәт кичерүе безне бик шатландырды, чөнки гадәттә, бу шактый катлаулы чара, беренче чиратта хайваннар психикасы өчен. Башка кешеләр, башка ис, башка урын - әлбәттә, бу хайваннар өчен зур стресс. Тик безнең аю ярты сәгатьтән соң ук без әзерләгәнне тыныч кына ашады. Транспорт читлегеннән төшкәч, ул шунда ук эләккән урынны өйрәнә башлый, ул армаган, борчылмаган, аппетит белән ашаган, кич белән уенчыклар белән дә уйнаган. Аның тотрыклы психикасы - бу бик яхшы", - дип өстәде Казан зооботаника бакчасының "Ерткычлар" бүлеге мөдире Светлана Курбашкина. Аның сүзләренә караганда, Терпей үзен кем карагын, аны ашатучы хезмәткәрләрне хәтерендә калдырган һәм команда буенча контактка бара – аягын бирә, аны карарга ирек бирә.

Терпейның авырлыгы 600 килограмм, әмма 16 яшьлек ата аю өчен бу әле чик түгел. Аның рационы бик бай – көнгә ике тапкыр пешкән сыер ите, балык, яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән ашаталар. "Без аюга даими рәвештә витаминнар бирәбез, кирәк булганда медикаментлар сатып алабыз. Аның яшәү тирәлеген баету өчен махсус уенчыклар сатып алабыз", - дип сөйләде Фәнис Нурмөхәммәтов һәм хәзер зооботаника бакчасында хәйрия акциясе үткәрелә, аның кысаларында хайваннар өчен билетлар өчен төрле уенчыклар, витаминнар һәм медикаментлар сатып алына, дип өстәде. Теләгән кешеләр шулай ук зоопарк файдасына ак аю вольеры янында урнаштырылган махсус әрҗә ярдәмендә иганә ясый ала.

Җәнлекләр өчен уенчыкларны махсус, хайваннарга зыян китерә алмый торган материаллардан сатып алалар. "Гадәти әйберләр һәм уенчыкларны хайваннар бик тиз җимерә, чөнки нәрсә дә булса җимерү аю өчен авыр түгел. Мәсәлән, без пластик ләгәннәр сатып алдык. Аю аның белән 15 минут уйнады, ә аннары тешләрендә ләгән өлешләре белән йөгереп йөрде. Әлбәттә, аңа кызык, тик кешеләр төзек ләгән бирә алмаганнар, диләр. Әмма ул берничә минут кына төзек калачак бит", - дип елмая Светлана Курбашкина.

Аюларны даими күзәтәләр – зоопарк хезмәткәрләре аларның торышы һәм аз гына авыру очраклары турында шунда ук ветеринария хезмәте хәбәр итә. Моннан тыш, алар яши торган урында чисталыкны күзәтәләр, аларга кирәкле барлык шартлар тудыралар, шул ук вакытта үзләрен тоту нечкәлекләрен исәпкә алалар. "Аюларның барысы да төрле, аларның холкы төрле, гадәтләре төрле. Терпейны алганчы, аны берничә ел күзәтеп торучылар белән киңәшләштек, аның гадәтләре турында белештек. Хайванның, әйтик, нидән куркуын белергә кирәк. Бу бик мөһим", - дип сөйләде С.Курбашкина.

Ерткыч җәнлекләр бүлегендә барлыгы 9 кеше эшли, аларның һәркайсы үз вазифаларын җиренә җиткереп башкара. Малларны читлеккә куып, аюлар вольерын чистартып торалар. "Аю нинди генә булса да, иң беренче чиратта куркыныч ерткыч хайван", - дип өсти Светлана Курбашкина.

Хәзер, Казанда суыткач, ак аюлар үзләрен аеруча яхшы хис итә. Ә җәй көне алар суда йөзәчәк, туңдырылган азык-төлек белән сыйланачак.

Татарстан башкаласында Терпей ике елга якын яшәячәк, шуннан соң аны яңа урынга күчү көтә. Бу ак аюларның саны даими артсын өчен эшләнә, дип аңлатты зооботаника бакчасы директоры. "Дөньяда бүген якынча 20-25 мең ак аю бар, ә Россия территориясендә – 7 меңнән артык түгел. Ел саен браконьерлар 150-200-гә якын баш ак аю ата. Кызганычка каршы, күңелсез статистика. 2008 елда Россия Хөкүмәте ярдәме белән безнең ил өчен мөһим булган хайваннарны, шул исәптән ак аюларны яклау буенча берничә программа старт алды. Аларны тормышка ашыруда зоопарклар бик мөһим роль уйный, без ак аюларны үрчетеп, алга таба да Россия зоопаркларына тапшырырга тырышабыз", - дип сөйләде Ф.Нурмөхәммәтов.

"Зоопарклар - ачык һавада тере табигать музейлары. Зур шәһәрләрдә экологияне саклау эшендә аларның роле бәяләп бетергесез. Зоопаркта хайваннар турында кайгырту мисалында без балаларны тәрбиялибез, аларга табигатькә мәхәббәт хисе булдырабыз, чисталык сакларга өйрәтәбез", - дип билгеләп үтә зооботаника бакчасы директоры.

Фоторепортаж
Казан зоопаркында Терпей кушаматлы ак аю барлыкка килде
Видеорепортаж
11.01.2019 15:18
Барлык яңалыклар