Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.09.2019, 16:56

Казанда метро станцияләре янында мобиль прививка бригадалары эшен тәмамлый


(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Иртәгә, 17-нче сентябрьдә, метро станцияләреннән чыгу юлында урнашкан Казанның мобиль прививка бригадалары үз эшләрен төгәллиләр. Бу һава шартларының начараюы белән бәйле.

Гриппка каршы вакциналаштыруның мобиль пунктлары эшләү вакытында белгечләр 6,5 меңнән артык казанлыга прививка ясаткан. Гадәттәгечә, «Җиңү Проспекты» метро станциясендәге пункт аеруча популяр булган, анда 1,5 меңнән артык кешегә прививка ясалган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, шәһәр халкы мәҗбүри медицина иминияте полисы беркетелгән урын буенча сырхауханәләрдә гриппка каршы, алдан язылмыйча гына, медицина оешмаларының эш сәгатьләрендә прививка ясата ала.

Татарстанда гриппка каршы прививка кампаниясе кысаларында республиканың якынча 2 млн кешесенә прививка ясау планлаштырыла. Татарстанның медицина оешмаларына 300 меңгә якын балалар вакцинасы һәм өлкәннәр өчен 600 меңнән артык вакцина кайткан.

Барлык яңалыклар