Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.03.2019, 12:00

Казанда 25 мартта айлык норманың 70%-ы күләмендә кар яуды

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март, Алсу Сафина). 25-нче мартта Казанда айлык норманың 70%-ы күләмендә кар яуды, ә Татарстанның Чүпрәле районында – айлык явым-төшем нормасы. Мондый һава шартлары – кар, буран белән – циклон чыгу белән бәйле, дип сөйләде ТР Министрлар кабинетында узган брифингта «ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы Сергей Захаров.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көн ахырына республика көнбатышында юеш кар, яңгыр явуы көтелә, температура +1 градустан +6 градуска кадәр үзгәреп торачак. 28-29 март көннәрендә яңгыр, юеш кар, пыскак яңгыр, урыны белән томан көтелә. Төнлә 27-нче мартта урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк, төнлә һаваның минималь температурасы +1 градустан 5 градуска кадәр, көндез +2-дән +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә бераз явым-төшемнәр булырга мөмкин. Температура төнлә +1 градустан 5 градуска кадәр, көндез 3-тән 8 градуска кадәр җылы булачак.

Гомумән алганда, язгы ташу турында сөйләгәндә, Сергей Захаров аның кайбер факторлар – туфракның дымлылыгы, туңдырма тирәнлеге, кар калынлыгында су запасы белән билгеләнүен искәртте. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, быел республикада кар катламының биеклеге уртача еллык күрсәткечләрдән югарырак. Карда су запаслары шактый зур – мәсәлән, Казанда 1,5 нормага кадәр, Чулман алды һәм Идел алдындагы карда дым запаслары 120%-ка кадәр җитә. Явым-төшем, югары температура булган көньяк циклоннарның чыгуы белән характерланган һава торышы төп фактор булып тора. «Хәтта җылы булса һәм яңгыр явып торса да, бу кар эреп бетүгә һәм кече елгаларда су дәрәҗәсе артуга китерергә мөмкин», - дип билгеләп үтте Сергей Захаров.

Ул шулай ук Куйбышев сусаклагычында боз 25-30 апрель көннәрендә эреп бетәчәк, Казан районында - 19 апрельдә, дип җиткерде. Аның сүзләренә караганда, хәзер Куйбышев сусаклагычындагы су дәрәҗәсе 49,71 м тәшкил итә, бу узган елгы күрсәткечтән 3,16 м га түбәнрәк һәм бу датадагы күрсәткечтән 58 см югарырак.

Татарстанда язгы ташуның киеренке булуы көтелә, дип билгеләп үтте үз чиратында, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Суржко. Югарыда әйтелгән фаразлардан чыгып, суның куркыныч дәрәҗәсе Кубня, Кече Чирмешән елгаларында булырга ошаган, Казансу, Мишә, Берсут елгаларында суның куркыныч дәрәҗәсенә якынрак булуы көтелә. Николай Суржко март азагында республика районнарына югары әзерлек режимына күчәргә тәкъдим ителүен хәбәр итте, чөнки елгаларны нормадан бер-ике көнгә иртәрәк ачу планлаштырыла.

«Язгы ташуга каршы чараларны үтәү өчен 15 меңнән артык кеше булган көч һәм чаралар төркеме оештырылган, 2 мең берәмлек техника, һава разведкасы өчен 18 берәмлек авиация техникасы планлаштырылган», - диде Николай Суржко.

Ул су басу куркынычы янаган урыннарда яшәүчеләр өчен төп киңәшләрне искә төшерде, аерым алганда, халыкка кыйммәтле әйберләр, документлар, дарулар җыярга, 2-3 көнгә су һәм азык-төлек запасын тәэмин итәргә, телефонның зарядкасын күз уңында тотарга кирәк. Хәбәр итү системасы сигналына су басу турында хәбәр килгәннән соң, кыйммәтле әйберләр белән куркынычсыз урынга күчәргә, өйдән киткәнче электр, газны сүндерергә, кыйммәтле әйберләрне өске катларга яки чарлакка куярга кирәк. Оешкан эвакуация булмаган очракта, ярдәм килеп җиткәнче, бинаның өске катларында яки түбәдә булырга һәм бәла-каза сигналларын бирергә кирәк. Мөстәкыйль эвакуация медицина ярдәме күрсәтергә кирәк булганда яки су дәрәҗәсе күтәрелү һәм югары катларны су басу куркынычы булганда гына мөмкин.

 

Барлык яңалыклар