Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.06.2020, 09:43

Казанда музыкаль онлайн-марафоннарның иң дәвамлыларының берсе старт ала


(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). Бүген, Балаларны яклау көнендә, казанлылар иң дәвамлы музыкаль онлайн-марафоннарның берсенә - «Бөтен дөнья - балаларга» хәйрия проектына кушылачак.

10.00 сәгатьтән унике сәгать дәвамында туры эфирда балаларны бәйрәм белән котлыйлар, үз өлкәләрендә тәҗрибәләре белән уртаклашалар һәм 150-дән артык артист, алып баручы, спортчылар, блогерлар һәм бизнесменнар музыкаль номерлар белән чыгыш ясаячак. Кунаклар арасында композитор Эльмир Низамов, Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов, Казанның «Зенит» уенчысы Денис Земченок бар. Эфир кысаларында төрле локацияләрдән турыдан-туры кушылулар булачак, ә тамашачылар марафонда катнашучыларга сораулар бирә алачак.

Программада балаларның төрле кызыксынулары исәпкә алынган: компьютер уеннарын эшләүдән алып бьюти-индустриягә кадәр. Шулай итеп, көн дәвамында балаларга «Цифрлы дөнья бала күзлегеннән», «Үз бизнесыңны нәрсәдән башларга? Балалар стартабы», «Кызларның матурлык серләре турында сөйләшүләре. Ничек популяр булырга һәм мода буенча киенергә», «Музыка белән йөрәктә», «Алга - елмаеп» һәм башка темалар буенча туры эфирлар күрсәтеләчәк.

Проект Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Кунаклар марафонда бөтенләй түләүсез катнашачак, ә трансляция барышында теләүчеләр икенче хоспис төзү өчен иганә ясый ала. Марафон «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube-каналында узачак.
Барлык яңалыклар