Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.03.2019, 13:19

Казанда бөтен дөньядан биючеләр, атлетлар һәм рәссамнар җыелачак

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). 26-28 апрельдә Казанда брейк-данс һәм стрит-арт буенча ел саен үткәрелә торган Сombonation XI халыкара турнир узачак. Бөтен дөньядан биючеләр, атлетлар һәм рәссамнар өч көн дәвамында тәҗрибә уртаклашачаклар һәм чемпион исеме өчен көрәшәчәкләр. Быел турнир кысаларында брейк-данс элементларының берсен бер үк вакытта башкаручылар саны буенча дөнья рекорды куелачак.

Combonation - Россиядә 2009 елдан башлап ел саен Казанда уза торган брейк-данс һәм стрит-арт буенча бердәнбер халыкара турнир. Ярышлар вакытында катнашучылар брейкинг-культурасының дөнья тарихына эләгә торган яңа трюклар үтиләр. Ел дәвамында төрле илләрдә квалификация-җыеннары уза, аларда җиңүчеләр Combonation турниры финалында катнаша. Быел сайлап алулар Франция, Германия, Япониядә узды, нәтиҗәдә, Казанга якынча 800 иң көчле биюче килер дип көтелә. Алар арасында узган елгы турнирның 25 җиңүчесе бар, алар, судьялардан тыш, күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итәчәк һәм бушлай мастер-класслар бирәчәк.

Шунысы кызык, быел Combonation кысаларында катнашучылар саны буенча дөнья рекорды куелачак - бер үк вакытта брейкингның "handhop" танылган элементын (бер кулда сикерү) 100 кеше башкаручы.

Сombonation турнирының тагын бер юнәлеше булып "Street-Art/Graffiti" ("стрит-арт/граффити") тора – зур холстларда граффити техникасында ачык ярышлар, анда бөтен дөньядан иң яхшы рәссамнар катнаша. Сайлап алу җибәрелгән эскизлар буенча уза. Конкурсантларны легендар рәссамнар, шулай ук узган елгы турнирда җиңүчеләр хөкем итә - алар барлыгы 8 җиңүчене сайлап алачак.

Тантаналы ачылыш "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексының бал залында 26 һәм 28 апрельдә узачак – 16.00 сәгатьтә кунаклар җыелачак, чара 17.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Җәмәгать эшлеклеләре берлеге.

Чыгышлар, мастер-класслар һәм тренировкалар шәһәрнең төрле мәйданчыкларында үткәреләчәк, тулырак мәгълүматны рәсми аккаунтта күзәтеп торырга мөмкин.

Барлык яңалыклар