Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.08.2019, 12:53

Казанда ике Ватан сугышы көрәшләрен реконструкциялиләр

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). 3-нче һәм 4-нче августта Казанда Татарстан Республикасы Милли музее территориясендә «Восток – Запад: Отечественные войны России» төбәкара хәрби – тарихи фестивале узачак. Тамашалы чарага барлык теләүче шәһәрлеләрне һәм кунакларын чакыралар.

3-нче августта фестивальнең темасы 1812 елгы Ватан сугышы чоры булачак. Кунаклар солдат бивуагын күрәчәкләр, анда XIX гасыр башындагы поход тормышыннан сәхнә уйнатылачак, дуэль традицияләре белән танышачаклар. Татарстан Республикасы Милли музее залларында бал узачак, бию һәм бал күңел ачулары буенча мастер-класс үтәчәк, җырлар һәм романслар яңгыраячак. Көннең төп вакыйгасы булып музей ишегалдында Наполеон кампаниясенең сугышчан хәрәкәтләр эпизодлары реконструкциясе булачак.

Фестивальнең икенче көне - 4-нче август - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышланачак. Музей залларында сугыш чоры җырлары яңгыраячак, сугышчыга фронтка посылка ясау буенча мастер-класс, ретро-мода күрсәтү, шулай ук 1940 еллар стилендә бию программасы күрсәтеләчәк.

Фестиваль кысаларында музей ишегалдында «Яшь сугышчы мәктәбе» интерактив мәйданчыгы эшләячәк, анда катнашучылар хәрби эш үзенчәлекләре белән таныша алачак.

Көннең төп вакыйгасы - «Без чиккә омтылабыз. 1944 елның августы...» Кызыл армия һәм вермахт гаскәрләренең төрле төрдәге яңартылган экипировкасы белән хәрби-тарихи клублардан реконструкция булачак.

Музей залларында Россия сугышларына багышланган күргәзмәләр эшләячәк: «Уникенче ел яшене», «Бөек Билгесез сугыш» һәм «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында», шулай ук халык-сәнгать һөнәрләре ярминкәсе һәм башкалар.

Фестивальне ачу тантанасы 3-нче август 12.10 сәгатьтә музей ишегалдында узачак. Ачылыш алдыннан 1 Май мәйданында театральләштерелгән пролог булачак, ул 12.00 сәгатьтә башлана. Тулырак мәгълүматны сайтта табарга була.

Барлык яңалыклар