Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.01.2020, 14:50

Казанда кан тапшыру буенча ел саен үткәрелә торган хәйрия акциясе узачак


(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар). 4-нче һәм 5-нче февральдә Казанда паллиатив пациентлар өчен кан җыю буенча ел саен үткәрелә торган «Андрей» хәйрия акциясе узачак. Кан тапшырырга теләүчеләрне Республика кан үзәгендә (Җиңү проспекты, 85) 7.30-дан 13.00-гә кадәр көтәләр. Акция 4-нче февральдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көненә туры китерелгән.

1990 еллардан бирле кан салу паллиатив ярдәм күрсәтүнең бер ысулы буларак карала. «Андрей» хәйрия акциясен үткәрү инициаторы - Казанда яшәүче Алла Протас, аның ире Андрей паллиатив пациентларның берсе булган. Акция аның истәлегенә үткәрелә һәм донор каны озаграк яшәргә ярдәм иткән кешеләргә багышлана.

Узган елгы акция нәтиҗәләре буенча Казан донорлары 98 литр кан тапшырдылар

Донорлык акциясе «Мы вместе – Без бергә» коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы белән берлектә үткәрелә, аның максаты – онкопациентлар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен ярдәм мохите булдыру, дип хәбәр итәләр оештыручылар.

Барлык яңалыклар