Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.05.2020, 16:46

Казанда җәяүлеләр өчен туристлык маршрутларына инспекция уздырыла


(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). Казанда чираттагы җәйге турсезон алдыннан төп җәяүлеләр туристлык маршрутлары инспекция тикшерүе уза. Белгечләр территорияләрнең төзеклегенә һәм чисталыгына игътибар итәләр.

Беренче әйләнештә тТуризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе, Административ-техник инспекция идарәсе һәм Тышкы төзекләндерү комитеты хезмәткәрләре катнашты. Алар Кремль, Лобачевский, Университет, Бауман урамнары һәм Тукай мәйданы буйлап үттеләр. Барлык бу территорияләр махсус контроль зонасына эләгә, чөнки бу урамнар буенча төп туристлык маршруты уза.

Инспекция чаралары 21-нче майга кадәр дәвам итәчәк һәм шәһәрнең бөтен тарихи үзәген колачлаячак. Ачыкланган кимчелекләр бетереләчәк, дип хәбәр итә Туризм үсеше комитеты.

Барлык яңалыклар