Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.10.2019, 12:30

Казанда яңа «Столбище» су алу җайланмасы һәм 60 км магистраль суүткәргеч боҗрасы барлыкка киләчәк

Казанның 2040 елга кадәр исәпләнгән Генераль планы проектында «Столбище» су алу җайланмасы төзү каралган. Тәүлегенә 200 мең кубометр җитештерүчәнлектәге корылма шәһәрнең инженерлык инфраструктурасында мөһим адым булачак: аны эшләтеп җибәрү үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүдә өслек сулары өлешен киметәчәк, системадан вак җир асты скважиналарын төшереп калдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм тулаем су хуҗалыгы комплексының тотрыклылыгын арттырачак.

Яңа су алу җайланмасыннан тыш, 60 км озынлыкта магистраль суүткәргеч боҗра төзү каралган, ул барлык су чыганакларын бердәм челтәргә берләштерәчәк. Бу системаның ышанычлылыгын арттырачак һәм Авиатөзелеш, Яңа Савин, Совет һәм Мәскәү районнарының бер өлеше территориясендә гамәлдәге һәм төзелә торган торак массивларны су белән тәэмин итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, хәзер Казанны су белән тәэмин итү бер чыганактан диярлек башкарыла – тәүлегенә 510 мең кубометр җитештерелгән «Волжский» өске су алу җайланмасыннан. Гомуми су бирүдә аның өлеше 87%-ка җитә. Калган 13%-ы - җир асты суларыннан файдалана торган локаль су алу җайланмалары.

Хуҗалык-көнкүреш канализациясе 176 канализация-насос станциясен һәм 1376 км үзлектән ага торган коммуникацияләрне төзү һәм реконструкцияләү хисабына киңәйтеләчәк. Яңа объектлар арасында – сәгатенә 20 мең кубометрлык проект егәрлеге булган «Заречная» канализация-насос станциясе, шулай ук Генплан киләчәктә Яңа Савин районында башка канализация-насос станцияләре («Заречная», «Яңа Азино», «Искож») системалары арасында агынты суларны бүлү өчен төзү каралган «Перспективалы» канализация-насос станциясе бар.

Төрле дәрәҗәдәге чистарту корылмаларында реконструкция үткәреләчәк. Шулай итеп, шәһәрнең канализациянең биологик чистарту корылмаларында юынты суларны тирәнтен чистарту технологияләрен кертү планлаштырыла. «Крутушка» локаль чистарту корылмалары һәм сәнәгать предприятиеләре ябык биналарга, газ-һава катнашмасын чистартып, күчереләчәк.

Тагын бер мөһим проект - булган ләм мәйданчыкларын бетереп, ләм утырмасын сәнәгый эшкәртүнең ахыргы циклын булдыру. Сүз ләм утырмасын термомеханик эшкәртү, тупланган юшкынны акрынлап эшкәртү һәм күмү буенча яңа цех ачу, шулай ук 90 га мәйданда ләм басуларын рекультивацияләү һәм аларны эксплуатацияләүдән чыгару турында бара.

Генпланда шәһәрнең урам-юл челтәре үсеше нигезендә яңгыр канализациясенең яңа участокларын төзү каралган. Су басу, искергәнлек һәм зур физик тузу участокларында реконструкция һәм күчерү эшләре башкару каралган. 106 чистарту корылмасын һәм 500 км яңгыр канализациясе челтәрләрен төзү һәм реконструкцияләү билгеләнгән.

Шулай итеп, Генплан шәһәрнең бөтен территориясен су белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын тәэмин итү, агынты сулардагы явым-төшемнәрне сәнәгый эшкәртүнең тәмамланган циклын булдыру, шәһәр территориясенең өске агынтының чистарту корылмалары белән төзелгән өлешен 100%-ка кадәр җиткерү һәм яңгыр яуган вакытта су басу зоналарын бетерү бурычын куя.
Барлык яңалыклар