Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.07.2019, 07:58

Казанда беренче квартал нәтиҗәләре буенча кече бизнеста хезмәт хакы дәрәҗәсе 13,5%-ка арткан

Казанда беренче квартал нәтиҗәләре буенча кече һәм урта бизнеста хезмәт хакы 13,5%-ка арткан. Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 26,3 мең сум тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,1 мең сумга күбрәк.

Эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен бүгенге көндә Казанда 10 сәнәгать паркы һәм мәйданчыгы эшли, шулай ук каты көнкүреш калдыкларын сортларга аеру өчен сәнәгать мәйданчыгы булдыру буенча бер гариза әзерләнгән. Сәнәгать мәйданнары территориясенең гомуми күләме 215,8 га тәшкил итә. Аларда 605 резидент үз эшчәнлеген башкара, алар 101557 эш урыны булдырылган. Сәнәгать парклары резидентлары тарафыннан төяп җибәрелгән продукция күләме 9,5 млрд. сум тәшкил итте, бу 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда 33,9%-ка артыграк, ә шәһәрнең берләштерелгән бюджетына салым түләүләре күләме 1,2 млрд. сумга җитте, шул рәвешле 27%-ка артты.

2018 елның 1-нче гыйнварыннан башлап Казан шәһәре Думасы карары белән 12 гектардан артык мәйданлы индустриаль (сәнәгать) паркларга җирнең кадастр бәясеннән 0,33 процент күләмендә киметелгән ставканы куллану рәвешендә җир салымы буенча ташлама бирелде.

Казан муниципалитеты тарафыннан административ киртәләрне киметү өчен кайбер муниципаль хезмәтләр күрсәтү срокларын һәм процедураларын оптимальләштерү чаралары күрелгән, шул исәптән архитектура, шәһәр төзелеше, җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә дә, гамәлдә булган административ регламентлар вакыт-вакыт гадиләштерелә.

Моннан тыш, Казанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен ташламалы кредит бирүнең муниципаль программасы эшли, аның кысаларында шәһәр программада катнашучыларга банк тарафыннан бурычка алучыга билгеләнгән процент ставкасыннан 5% күләмендә субсидия бирә. Бюджет субсидиясен хәзерге вакытта 57 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты ала. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында субсидияләрнең гомуми суммасы 5,2 млн. сум тәшкил иткән. Агымдагы елда ташламалы кредит бирү муниципаль программасын гамәлгә ашыру өчен 12 банк аккредитация үткән, узган ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк дигән сүз. Бүгенге көнгә 53,5 млн сумлык ташламалы кредитлар бирелде.

Белешмә

Хәзерге вакытта Казанда 80751 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты үз эшчәнлеген алып бара. Шуларның 44 меңгә якыны (43846) – кече һәм микропредприятиеләр, 224-е – урта предприятиеләр һәм 36681-е – шәхси эшмәкәрләр.

Эшмәкәрлек субъектлары саны буенча Казан республикада абсолют лидер булып тора. 1 мең кешегә 64 берәмлек дәрәҗәсендәге күрсәткеч Казанга Мәскәү белән икенче урынны бүлешергә (64 берәмлек) һәм Санкт-Петербург дәрәҗәсенә якын килергә мөмкинлек бирә (67 берәмлек).

Кече һәм урта эшкуарлык тармагында Казан халкының өчтән бере эшли.

2018 елда Казанның тулай территориаль продуктында (ВТР) кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өлеше 38,5%-ка җитте. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә шәһәр бюджетыннан кергән салымнарның биштән бер өлеше туры килә. Казанның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясендә әлеге күрсәткечне 50%-ка җиткерү бурычы куелган.

Барлык яңалыклар