Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.06.2019, 18:31

Казанда Яшьләр көнен билгеләп үттеләр

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь). Бүген Казанда «Яшьләр көне» республика фестивале уза. Елга портының төп бинасы каршындагы бәйрәм мәйданчыгында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов булды.

Фестивальдә стритбол, граффити, урам биюләре, скейт-парк һәм башка уеннар өчен төрле активлык зоналары оештырылган иде. Шулай ук оештыручылар барбершоп, киберспорт һәм стрит-арт мәйданчыкларын ясаган иделәр.

Рөстәм Миңнеханов тематик мәйданчыкларны карап чыкты, инсталляцияләр күргәзмәсен һәм яшь архитекторларның проектларын бәяләде, шулай ук диджей пультында үз көчләрен сынап карады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

«Сезне Яшьләр көне белән тәбрик итәм! Әле генә бик күп кызыклы нәрсәләр күрдем. Безнең шәһәрдә мондый талантлар бар дип уйламаган идем, – диде Рөстәм Миңнеханов сәхнәдән. - Без яшьләргә таянабыз. Безнең өчен рәсми яшьләр структуралары белән генә түгел, ә барлык яшь кешеләр белән дә эшләргә тиешле махсус министрлык булдырылды. Бүген бик күп кызыклы мисаллар булды. Без һәрвакыт сезгә ярдәм итәчәкбез».

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов фестивальдә катнашучылар белән аралашты. 3х3 баскетбол яратучылар Татарстан Президентыннан Миллениум күпере янындагы территорияне төзекләндергәндә баскетбол мәйданчыгы өчен урын бүлеп бирүләрен сорады. Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хуплады. Моннан тыш, ул Казанда ябык скейт-парк булдыру тәкъдимен дә хуплады.

Барлык яңалыклар