Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.06.2019, 17:18

Казанда Red Bull Air Race җиңүчеләре билгеләнде

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь). Казанда Red Bull Air Race авиаузышлары буенча дөнья чемпионаты этабы тәмамланды. Казансу акваториясе өстендә Master класс пилотларының 14 командасы һәм Challenger классының 11 пилоты җиңел маневрлы очкычлар белән идарә итү тизлеген, төгәллеген һәм осталыкларын күрсәттеләр.

Мәсәлән, беренче көн узышы нәтиҗәләре буенча, 15-нче июньдә Challenger Cup I ярышларында Гонконгтан Кенни Чан җиңү яулады, икенче урында – Америкадан Сэмми Мейсон, өченче урында – Швециядән Даниэль Рюфа.

Бүген, 16-нчы июнь көнне, Challenger Cup 2 һәм Master Class ярышлары узды. Мәсәлән, Challenger классында иң яхшы нәтиҗәне Германия вәкиле Флориан Бергер күрсәтте, икенче урынны Көньяк Африка Республикасыннан Патрик Дэвидсон алды, өченчене - Гонконгтан Кенни Чан.

Осталар арасында иң мавыктыргыч ярыш берничә раундта узды – 14 пилот арасында, аннары 8 пилот арасында һәм иң яхшы 4 очучы арасында. Шулай итеп, дүрт финал нәтиҗәләре буенча пьедесталның беренче урынына японияле Есихидэ Муроя басты, икенче урынга австралияле Мэтт Холл лаек булды, өченче урынга чех Мартин Шонка чыкты, дип хәбәр ителә ярышларның сайтында.

Исегезгә төшерәбез, Red Bull Air Race – пилотлаштыруның динамик төре, аның максаты очучылар тарафыннан минималь вакыт эчендә каршылыклар аша катлаулы һава трассасын үтү. Самолетлар сәгатенә 370 чакрымга кадәр тизлеккә җитә, ә очучыларга 25 метр һава өреп кабартылган трассаны түбән биеклектә узганда шактый кыенга туры килә. Татарстан башкаласы үзендә өченче тапкыр дөнья ярышларын кабул итте.

Быел Red Bull Air Race дөнья чемпионаты программасы берничә этапны үз эченә ала. Беренчесе Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы Абу-Даби 8-9 февральдә узды, икенчесе – 15-16 июньдә Казанда узды, ә Согуд Гарәбстанында дөнья чемпионаты тәмамланачак.

Барлык яңалыклар