Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.08.2019, 09:40

Казанның Мирный бистәсендә чаңгы-биатлон комплексын төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар


(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче нче август). Кичә Казан Кремлендә Мирный бистәсендә чаңгы-биатлон комплексы төзелеше буенча киңәшмә узды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Рафаиль Гыйльманов, ТР Спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.

Казанның Мирный бистәсендә «Динамо» спорт үзәге янында чаңгы-биатлон комплексын төзү планлаштырыла. Проект үз эченә чаңгы трассаларын, ату урыннарын, трибуналарны һәм вакс-кабиналарны ала. Төзелешне биш этапта гамәлгә ашыру тәкъдим ителә.

Яңа спорт комплексы территориясендә укыту-тренировка җыеннары һәм төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен барлык шартлар да тудырылыр, дип көтелә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада чаңгы спорты шактый уңышлы үсеш ала: инфраструктура камилләшә, чаңгы базалары төзелә. Ул чаңгы-биатлон комплексына татарстанлылар арасында ихтыяҗ булачак, дип ышаныч белдерде һәм профильле ведомстволарга яңа спорт объекты проектын эшләргә кушты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар