Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.06.2019, 11:36

Казанда Даун синдромлы балалар арасында йөзү буенча Бөтенроссия ярышлары башланды

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). Бүген Казанның «Акчарлак» йөзү бассейнында Даун синдромлы балалар арасында йөзү буенча «Бергә җиңәчәкбез» бөтенроссия турниры башланды.

Россиянең 20 төбәгеннән 100 катнашучы брасс, баттерфляй, ирекле стиль белән йөзү, аркада йөзү, 25-тән 100 метрга кадәр комплекслы йөзүдә көч сынаша. Спортчылар Казанга Мәскәү, Татарстан һәм Башкортостан, Чувашия, Ульяновск, Новосибирск, Рязань, Мурманск, Ивановск, Самара, Свердловск, Түбән Новгород, Воронеж, Саратов, Төмән, Мәскәү, Липецк, Амур өлкәләреннән, шулай ук Пермь һәм Алтай краеннан килгәннәр. Чара Казан Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча «Игелекле Казан» проекты кысаларында тормышка ашырыла. Ярышларны ачу тантанасы кичә Балаларны яклау көнендә «Әкият» курчак театрында узды.

Ярышлар ике көн дәвамында барачак. Иртәгә, 3-нче июньдә, алар 10.30 сәгатьтә старт алачак һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланачак.  

 

Барлык яңалыклар