Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.04.2018, 15:48

Казанда 4 апрельдә яңгыр һәм юеш кар явачак

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). Иртәгә, 4 апрельдә, Казанда язгы җылылык көтелә. Төнлә дә, көндез дә терекөмеш баганалары нульдән югары күтәреләчәк, урыны белән томан булуы ихтимал.

Явым-төшем көндез генә булачак – яңгыр һәм юеш кар. Киләсе төнне минус 1 градустан +1 градуска кадәр булачак. Көндез – +4-6 градус. Төнлә көньяк-көнчыгыштан, көндез көньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк.

Татарстан буенча шулай ук томан булу ихтималы бар, урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем көтелә. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчешләр белән салмак, урыны белән 15 м/с тизлек белән исүче көчле җил булачак. Төнлә һава температурасы минус 4 градустан плюс 1 градуска кадәр булачак, көндез – +2-7 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Барлык яңалыклар