Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.08.2019, 15:43

Корбан бәйрәме көннәрендә Казанда мохтаҗларга 5 тонна ит таратылачак


(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август, Алинә Бережная). Корбан гаетен бәйрәм иткән көннәрдә Казанда мохтаҗларга биш тонна ит таратылачак. Корбан итен меңгә якын кеше һәм 10 оешма алачак, алар арасында балалар йортлары, интернат-йортлар, тернәкләндерү үзәкләре бар. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрдәнов сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, 11-нче августта мөселманнар исламда иң төп бәйрәмнәрнең берсен - Корбан гаетен билгеләп үтәчәкләр. Гадәттәгечә, бәйрәм алдыннан Казанда «Мохтаҗларны ашат» акциясе уза, анда катнашу өчен теләгән һәркем «Зәкәт» фондыннан сарык сатып ала һәм итне мохтаҗларга тапшыра ала. Фонд ит сатып алудан алып, аны таратуга кадәр барлык оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

Шулай ук Корбан бәйрәме көнендә Казан мәчетләренең берсендә 200 кешегә исәпләнгән хәйрия ифтары, ә «Туган авылым» комплексында 250 кешегә исәпләнгән хәйрия төшке ашы узачак.

Хәйрия һәм социаль бәйрәм алды акцияләре июль аенда ук башланды, дип хәбәр итте Булат Мәрдәнов. Әйтик, 30-31-нче июль һәм 1-нче август көннәрендә Казан кафеларының берсендә үсеш үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләр һәм күп балалы гаиләләр өчен хәйрия төшке ашлары узды. Ә 4-нче август көнне «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары Эмиль Гарипов һәм Альберт Яруллин «Зәкәт» фонды карамагындагы яшь тәрбияләнүчеләр белән очрашты һәм алар өчен барбершопта бушлай чәчтараш хезмәтләре оештырды.

Быел бәйрәм уңаеннан шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә чаралар узачак. «Бүген Корбан - дини генә түгел, ә иҗтимагый бәйрәм дә, безнең халык Корбан кебек игелекле гамәлнең тулылыгын күрергә тиеш», - диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. Бәйрәмнең үзәк мәйданы - Горький исемендәге парк булачак, 11-нче август 13.00 сәгатьтә анда «Корбан-фест: җылылык бүләк ит!» гаилә бәйрәме башлана. Кунаклар өчен концерт программасы, мастер-класслар, фуд-кортлар һәм башка бик күп нәрсәләр әзерләнгән. Бәйрәм чаралары шулай ук Дәрвишләр бистәсендә, Нагорный бистәсенең «Кечкенә принц» паркында һәм «Нур-әл-Ислам» (Муса Бигиев ур., 36) һәм «Гаилә» (Фәйзи ур., 2) мәчетләре территорияләрендә узачак.

Искәртеп узабыз, 11-нче августта Казанда мәчетләрдә бәйрәм намазы 4.00 сәгатьтә вәгазь белән башланачак. Маршрутлары мәчет аша уза торган җәмәгать транспорты бу көнне 3.00 сәгатьтән эшләячәк. Бәйрәм намазыннан соң корбан чалу йоласы узачак, ул 11-13-нче август көннәрендә 16 мәйданчыкта өч көн дәвам итәчәк.

Барлык яңалыклар