Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.07.2020, 15:28

«Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит» акциясендә катнашучылар Татарстанда 8 тонна макулатура тапшырган


(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль). Татарстанда 1-нче июньдә старт алган «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит» акциясендә катнашучылар 8 тонна макулатура җыйган. Җыелган акчалар - 41 мең 416 сум - катлаулы авырулы балаларны дәвалауга - ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фондында тәрбияләнүчеләргә җибәреләчәк.

Акциядә казанлылардан тыш, Татарстанның Чүпрәле, Арча, Чистай, Әгерҗе, Спас, Саба, Бөгелмә, Кайбыч һәм Әлки районнарында яшәүчеләр катнашкан.

Искәртеп узабыз, акциядә Коръән һәм хәдис-аятьләр язылган кәгазь-китапларны да җыйдылар. Эшкәртүгә киткән кәгазьнең авырлыгы 7,2 тонна тәшкил иткән, аларга дини текстлы кәгазьләр кермәгән. Иске татар һәм гарәп телләрендәге борынгы китаплар белгечләргә өйрәнү өчен тапшырылды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Барлык яңалыклар