Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.09.2019, 11:46

«Том Сойер Фест» киләсе елда йортларны реставрацияләүгә гаризалар кабул итә башлады


(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Казанда «Том Сойер Фест» тарихи мохитне торгызу фестивален уздырган дүрт ел эчендә активистлар 15 йортны төзекләндерде. Хәзерге вакытта эшләр быелгы сезонның өченче, соңгы объектында – Волков ур., 42 адресы буенча урнашкан Богородский йортында тәмамланып килә. Бу сезон нәтиҗәләре турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова сөйләде.

Быел активистлар Калинин урамындагы 12-нче номерлы йортны һәм Фатыйх Кәрим урамындагы 11-нче номерлы йортны торгыздылар. Сезонның үзенчәлеге - мәдәни мирас объектларын төзекләндерү мөмкинлеге. «Узган ел ук без биналарны чистарту һәм буяу белән генә чикләнә алмавыбызны аңладык, - дип ассызыклады Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының реконструкция һәм реставрацияләү кафедрасының архитектор-реставраторы һәм өлкән укытучысы Ирина Карпова. - Йортның түбәсе ага икән, фасадны гына буяу дөрес түгел – барысы да беренче яңгыр белән юылып төшәчәк. Волонтерларның үз куллары белән башкарган эшләрен озак елларга саклыйсы килә». 

Шуңа күрә хәзер фестивальдә катнашучылар шулай ук түбәне һәм цокольны төзекләндерүгә, кирпеч өюнең һәм агачның биологик зарарсызлануын тәэмин итүгә, ныклыгын югалткан тышлыкны алыштыруга, декоратив элементларны торгызуга, бизәү эшләренә алыналар. Билгеле, мәдәни мирас объектларында болар барысы да күп вакыт таләп итә, әмма монда волонтерлар аттестацияләнгән белгечләр белән кулга-кул тотынып эшлиләр, дип билгеләп үтте И.Карпова һәм фестивальдә катнашучылар, аның статусына карамастан, һәр бинага аерым игътибар бирә дип өстәде.

«Том Сойер Фест Казан» проекты кураторы Дмитрий Полосин журналистлар белән уртаклашканча, быел фестивальгә кушылган волонтерлар саны узган еллар дәрәҗәсендә сакланган – якынча 130 кеше. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елда беренче тапкыр чит ил активистлары җәлеп ителде. «Безгә 6 кеше килә алды, аерым алганда - французлар, алар үзләре безнең фестивальгә кушылырга теләк белдерделәр. Аларның кайберләре төрле шәһәрләрдә йортларны торгызуда катнаша, шул ук вакытта безнең илне дә карый алды», - дип сөйләде спикер.

Исегезгә төшерәбез, 21-нче сентябрьдә Казанда фестивальне ябу тантанасы планлаштырыла. Бәйрәмдә казанлылар мастер-класслар үткәрә яки иҗади номерлар белән чыгыш ясый ала. Тәкъдимнәрне «Том Сойер Фест» рәсми берләшмәсендә калдырырга мөмкин.

Хәрәкәтне оештыручылар шулай ук киләсе сезон планына объектларны кертү өчен гаризалар кабул итә башлады. Аларны 2020 елның гыйнварына кадәрсайтта калдырырга мөмкин, дип хәбәр итте О.Балтусова.

Барлык яңалыклар