Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.06.2019, 10:38

Татьяна Прокофьева: «Бергә утны да, суны да кичтек...»

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь, Ксения Швецова). Бүген Ратушада уза торган Казан шәһәр Думасының XXXIV сессиясе утырышында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Казанның баш архитекторы вазифасын башкаручы Татьяна Прокофьевага «Казан файдасына башкарган хезмәте һәм батырлыгы өчен» аерым хөрмәтләү билгесен тапшырды. Исегезгә төшерәбез, бу хакта сишәмбе көнне Юныс мәйданын һәм Фаткуллин урамындагы бульварны төзекләндерү концепциясен тәкъдим итү барышында билгеле булды.

«Бүген без рәхмәт сүзләре әйтәбез һәм Татьяна Георгиевнаны, безнең баш архитекторны озатабыз. Без Казанның меңьеллыгыннан соң бергә эшли башладык. Ул вакытта без Универсиаданы үткәрү хокукын оттык, Казанның көчле үсеше башланды, – диде Мэр. – Җавапсыз вазифалар юк, барлык җитәкчеләрдә дә зур җаваплылык ята. Әмма баш архитектор – Казанның йөз елга алга үсешен билгели торган кеше. Сезгә һәрвакыт иң яхшы карар табарга туры килде, шәһәрлеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алган алтын урталыкка ирешә алдыгыз».

Эш дәверендә Татьяна Прокофьева республикада да, аннан читтә дә архитектур җәмәгатьчелекнең абруена лаек булды, дип өстәде И.Метшин һәм киләчәктә дә шәһәрнең мөһим шәһәр төзелеше мәсьәләләрен хәл итүдә катнашачак дип билгеләп үтте.

«Минем өчен сезгә иң югары бүләкләрнең берсен тапшыру һәм безнең команда исеменнән рәхмәт белдерү зур шатлык», – диде Мэр.

«10 ел – бу бик зур срок. Сезнең белән бик озак, нәтиҗәле һәм кызыклы проектларда эшләвемә шатмын. Без бергә утны да, суны да кичтек. Бергә эшләгән 10 ел дәвамындагы һәр көнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде Татьяна Прокофьева бүләкне кабул итеп.

Утырышта шулай ук шәһәр үсешенә зур өлеш керткән казанлыларга республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырылды. Казан Мэры боерыгы белән күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасының һәм Казанның энергетика комплексы үсешенә керткән өлеше өчен «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рәүзил Хаҗиев «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән финанс-икътисадый эшчәнлектәге казанышлары һәм республиканың химия сәнәгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыяте – М.Вахитов исемендәге Казан химия комбинаты финанс директоры Ольга Ментешашвили бүләкләнде.

Транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты автомобиль транспорты бүлеге башлыгы Әнзор Парцваниягә «Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектә күрсәткән тырышлыгы өчен Казан шәһәр Думасы Аппараты муниципаль берәмлеге башлыгы секретариаты идарәсенең баш белгече Алсу Сабирулловага Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ТР башкаласы Мэры боерыгы белән намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен Совет районы администрациясенең бухгалтерлык исәбе һәм хисап бүлеге башлыгы Любовь Никифорованы бүләкләделәр, күпьеллык намуслы хезмәте һәм шәһәрне төзекләндерү өлкәсе үсешенә керткән өлеше өчен медальне шәһәр Башкарма комитетының Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе эксперты Елена Соколовага тапшырдылар.

Намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен Казанның Мактау грамотасын «88-нче төзелеш-монтаж предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Илья Вольфсонга тапшырдылар. Намуслы хезмәте һәм шәһәрнең яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән өлеше өчен Казанның Мактау грамотасы белән Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының яшьләр сәясәте һәм социаль программалар учреждениеләре бүлеге башлыгы Светлана Мироновага тапшырылды.

Казан Башкарма хакимияте органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен Мактау грамотасы Башкарма комитет Аппаратының Эш башкару идарәсенең гомуми бүлегенең документлар белгече Ирина Новиковага тапшырылды.

Озак еллар намуслы хезмәте һәм халыкның сәламәтлеген саклауда казанышлары өчен Казанның Мактау грамотасын Илсур Метшин 16-нчы номерлы шәһәр клиника хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе акушеркасы Ольга Пушкаревага тапшырды.

Озак еллар намуслы хезмәте һәм тышкы реклама һәм мәгълүмат өлкәсен үстерүгә керткән өлеше өчен Казан Мэрының Рәхмәт хаты Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр Баһаветдиновка бирелде.

Су асты тикшеренүләре өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм Татарстанның су асты спорты үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллерга Казан Мэрының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XXXIV сессиясе, 20.06.2019
Барлык яңалыклар