Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.07.2019, 10:44

Синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласы халкын һава шартларының начарлануы турында кисәтә


(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). Синоптиклар һәм коткаручылар Татарстан һәм аның башкаласы халкын һава шартларының начарлануы турында кисәтә. Бүген көн ахырына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көнбатыш җилнең тиз арада секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе, һава торышы начарайган очракта, урамнарда электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналар янында йөрмәскә киңәш итә. Шулай ук йорт кәрнизләре, реклама стендларыннан ераграк торырга, чыдам булмаган япмалар һәм черегән агач ботаклары астында тормаска киңәш ителә. Җил көчәйгәндә имгәнүләр һәм җәрәхәтләр алмас өчен подъезд яки бинаның подвалына качарга кирәк.

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация җайланмалары булдырырга киңәш ителә. Күрү мөмкинлеге начарайган очракта, җирлеккә ориентацияне югалтмас өчен махсус чаралар күрү сорала.

Барлык яңалыклар