Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.01.2020, 09:14

1 апрельдән Казанда 17 муниципаль хезмәт күрсәтүгә гаризалар күпфункцияле үзәкләрдә һәм дәүләт хезмәтләре порталында гына кабул ителәчәк


(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). 1-нче апрельдән Казанда 17 муниципаль хезмәт күрсәтүгә гаризалар күпфункцияле үзәкләрдә һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталларында гына кабул ителәчәк. Күрсәтелгән вакытка кадәр хезмәтне шулай ук Башкарма комитетның структур бүлекчәләре аша да алырга мөмкин.

Шулай итеп, 11 күпфункцияле офиста Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең 2 хезмәтен алырга мөмкин:

тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру проектын килештерү (паспорт);

төзелеш белән бәйле булмаган эшләр өлешендә архитектура-шәһәр төзелеше нисбәтендә объектның тышкы күренешен килештерү: объектларның тышкы өлешен капиталь ремонтлау, фасадларны декоратив бизәү һәм төсләрен хәл итү, стационар булмаган сәүдә һәм сезонлы объектларны урнаштыру, территорияне төзекләндерү элементларын урнаштыру, тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру концепцияләре, объектларның архитектура-сәнгать яктыртылуы (объект паспорты).

Шулай ук биредә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты 8 хезмәт күрсәтәчәк:

торглар үткәрмичә генә Казан муниципаль берәмлегенең муниципаль милкен түләүсез файдалануга тапшыру;

Казан шәһәре казнасы муниципаль милкен арендага тапшыру, мондый килешүне төзү хокукына торглар нәтиҗәләре буенча Казан шәһәре муниципаль милкеннән түләүсез файдалану шартнамәсе төзү;

муниципаль милекне арендалау буенча гамәлдәге килешүне өзү;

муниципаль милекне оператив идарә хокукында муниципаль учреждениеләргә, муниципаль казна предприятиеләренә һәм хуҗалык алып бару хокукында муниципаль унитар предприятиеләргә рәсмиләштерү (беркетү) ;

Казан милек реестрыннан өземтә бирү;

муниципаль милектәге җир кишәрлеген аукцион формасында үткәрелә торган торгларда җир кишәрлеген сату юлы белән милеккә бирү;

РФ Хөкүмәтенең 03.12.2014 ел, №1300 карары белән төрләре билгеләнгән объектларны урнаштыру өчен дәүләт яки муниципаль милектәге җирләрдән яки җир кишәрлегеннән файдалануга рөхсәт бирү.

Моннан тыш, күпфункцияле үзәкләргә Тышкы төзекләндерү комитетының 7 хезмәте күчә:

Тышкы төзекләндерү элементларын бозу белән бәйле җир эшләрен башкаруга рөхсәтләрне (ордерлар) теркәү, рәсмиләштерү, бирү һәм озайту;

агачларны, куакларны кисүгә, аларның ябалдашларын формалаштырып кисүгә, утыртуга һәм күчереп утыртуга, газонны бетерүгә рөхсәт бирү;

муниципаль милектә булган су объектларын һәм (яки) аларның өлешләрен файдалануга бирү турында карарлар бирү; Казан муниципаль берәмлегенең автомобиль юллары буйлап хәрәкәтне вакытлыча чикләүгә яки туктатуга боерык (рөхсәт) бирү;

Казан чикләрендә җирле әһәмияттәге юллар буенча тулысынча яисә өлешчә уза торган маршрутлар буенча авыр йөкләр, зур габаритлы йөкләр ташуларга рөхсәт бирү;

җирле әһәмияттәге автомобиль юлларыннан файдаланучыларга автомобиль юлларының торышы турында мәгълүмат бирү;

Начар табигать-климат шартлары барлыкка килгән чорда Казанның автомобиль юллары буйлап ташуларга рөхсәт бирү.

Күпфункцияле үзәк каршындагы call-үзәктә түбәндәге телефон аша барлык сораулар буенча консультацияләр үткәрелә: +7 (843)222-06-20. Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре хезмәт күрсәтү буенча укулар уздылар, кирәкле мәгълүматның электрон базасы, инструкцияләр белән тәэмин ителделәр һәм гариза бирүчеләргә ярдәм итәргә әзер.

Барлык яңалыклар