Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.10.2019, 14:22

Рөстәм Миңнеханов: «Проблемалы мәсьәләләрне хәл итү эшмәкәрлек үсешенә йогынты ясый»


(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә Эшкуарлар советының XIII киңәйтелгән утырышы узды. 

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев, республиканың 200-дән артык эшкуары, республика хакимияте органнары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнашты. 

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Совет үзенең эшен 4 ел буена алып бара. Төп бурычлар үзгәрешсез кала – республиканың эшлекле климатын яхшырту һәм инвестицион потенциалын үстерү. «Безнең фикер алышулар эшкуарлык үсешенә йогынты ясый торган теге яисә бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итә. Тулаем алганда, без эшкуарларга һәм бизнеска карата мөнәсәбәтне үзгәртергә телибез. Моның өчен без әлеге мәсьәләләрне күтәрәбез, аларны республика дәрәҗәсендә безнең муниципаль һәм республика коллегаларыбыз белән бергәләп хәл итәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, эшкуарлар күтәрә торган проблемалы темаларның кайберләре бөтен ил бизнесменнары өчен актуаль. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан районнарында эшкурлык өлкәсен үстерүдәге мәсьәләләр атна саен республика киңәшмәләрендә карала. Моннан тыш, быел Татарстан үзмәшгүль гражданнар өчен яңа салым режимын гамәлгә кертү буенча сынау проектында катнаша.   

Татарстанның эшлекле активлыгы рейтингы нәтиҗәләре турында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкиле вазыйфаларын башкаручы Венера Камалова үз чыгышында сөйләп үтте. Муниципаль районнар арасында иң яхшы күрсәткечләр Сарман, Балтач, Теләче, Лаеш һәм Саба районнарында. Рейтинг азагында Әтнә, Лениногорск, Апас, Азнакай һәм Кайбыч районнары.

Эшлеклелек активлыгын исәпләү, административ киртәләрне һәм Татарстан районнарында җирле хакимиятләр белән эшкуарлар арасындагы мөнәсәбәтләрне бәяләү 2019 елның июненнән сентябренә кадәр үткәрелгән. Сораштыруда 16 мең эшкуар катнашкан. Анализ өчен төрле тармаклардан 4800 эшкуар сайлап алынган. Тикшеренү эшкуарларның бизнесларын киңәйтүгә, яңа хезмәткәрләр яллауга, инвестицияләүгә әзерлеген бәяләгән.  

Алга таба утырышта катнашучылар берничә проблемалы мәсьәләне карадылар. Республика эшкуарлары газ белән тәэмин итү челтәрләренә тоташу процедураларын гадиләштерергә тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов исә юнәлешле хезмәтләр эшен синхронлаштырырга һәм электрон әйләнеш кертергә тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, килештерү срокларын кыскарту кешеләр иминлегенә зыян китермәскә тиеш.  

Бизнесменнар шулай ук хуҗасыз җирләрне һәм ташландык фермаларны бизнес-әйләнешкә җәлеп итү буенча катлаулы процедуралар турында шикаять иттеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика инвесторларга ташландык авыл хуҗалыгы объектларын яңартуда ярдәм күрсәтә. Ул бу мәсьәләлне, шул исәптән лизинг системасын хәл итү вариантларын карарга кушты.  

Моннан тыш, бизнес өчен кадрлар кытлыгын хәл итү һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен яңадан йөкләндерү темалары каралды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, эш бирүчеләр кадрлар әзерләү процессына җәлеп ителергә тиеш. Мисал итеп ул республиканың ресурс үзәкләрен китерде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов үз чиратында хәбәр иткәнчә, республикада елына 21 мең кеше яңа һөнәргә өйрәтелә торган 900 кыска сроклы программа гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итәТР Президенты матбугат хезмәте.

Фоторепортаж
ТР Президенты каршындагы эшкуарлык буенча Советның XIII киңәйтелгән утырышы
Барлык яңалыклар