Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.01.2020, 15:33

Рөстәм Миңнеханов Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләре барышы белән танышты


(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар).Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Изге Ана иконасы соборын тергезү эшләре барышы белән таныштылар. Алар белән бергә гыйбадәтханәдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар булды.

Искәртеп үтик, Изге Ана иконасы соборын торгызу 2016 елның 26-нчы апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә башланды. «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе соборны торгызу буенча проект-смета документларын иганәчелек буларак әзерләде. Тарихи материаллар, рәсемнәр һәм сызымнар буенча гыйбадәтханәнең баштагы күренеше тулысынча тергезелде. 

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Мәгарә храмын карадылар. Храм калдыклардан тергезелде, нигезе ныгытылды һәм яңадан храмның өске өлеше төзелде. Мәгарә храмында диварның бер өлешен һәм андагы бизәкләр сакланды. Биредә кунаклар эчке төзекләндерү эшләрен, иконостасны карадылар. Кострома шәһәреннән чакырылган «Рестор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белгечләре Мәгарә храмының гөмбәзен ясадылар. Мәскәү шәһәренең «МНРХУ» акционерлык җәмгыяте белгечләре сакланган фрескалар һәм рәсемнәрне консервацияләделәр һәм реставрацияләделәр. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, төзү эшләренең үзенчәлеге  - элеккеге урынында храмны яңадан торгыза алу. «Бинаны төзү авыр түгел, иң мөһиме - мирасны саклау», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Собор биеклеге - 49 метр. Собор конструкциясе авырлыгы - 124 мең тонна. Төп подрядчы - «Евростройхолдинг+» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте - тышкы бизәлеш эшләрен тәмамлаган. 

Өске храмда эчке бизәлеш эшләре калган. Казан һәм Татарстан митрополиясе иконостасларны проектлау һәм башкару эшләрен үз акчаларына башкара. 

Кунакларга гыйбадәтханәне планировкасы, җиһазлары, архитектура карарлары һәм әвәләп ясалган декор турында сөйләделәр. Алар архитектор Иван Старов сызымнары нигехендә архив документлары нигезендә эшләнгән. 

Аннары Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе архиерейлары белән очрашу булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Соборда булганнан соң кунаклар Казан иконасы музее экспонатларын карадылар. Музей 2019 елның сентяберендә ачылган. Биредә Казан Богородица монастыре осталары ясаган иконалар саклана. Монастырьдагы остаханә XIX-XX гасырлар чигендә иллеләп ел эшләгән һәм тирә-юньдә иң зурысы булып саналган. Музейда остаханәдә язылган Казан епархиясендәге иконалар исемлеге белән танышырга мөмкин. Аларның һәркайсы Казан төбәге тормышындагы һәм тарихындагы вакыйга белән бәйле.

Барлык яңалыклар