Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.07.2019, 13:53

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Мәскәүдә Universal University креатив индустрияләр университетында булдылар

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июль). Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Universal University креатив индустрияләр университетында булды һәм «Гараж» заманча сәнгать музееның яңа экспозициясе белән танышты. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.

Татарстан вәкилләрен Universal University белем бирү программалары белән таныштырып, университет директоры Екатерина Черкес-заде уку йортына 2003 елда нигез салынуын аңлатты. Бүген биредә 900-дән артык укытучы һәм 200-гә якын хезмәткәр эшли, алар университетның нәтиҗәлелеген тәэмин итә, 200-дән артык белем бирү программасы һәм курслары тәкъдим ителгән, алар креатив индустриянең барлык заманча юнәлешләрен дә диярлек үстерә. 2018 елда университетта 3,8 мең студент белем алган.

Кунаклар Мәскәүдә булган чираттагы объект «Гараж» заманча сәнгать музее булды. Күргәзмә, мәгариф, фәнни һәм нәшрият эшчәнлегенең киң программасы рус һәм халыкара мәдәнияттәге актуаль процессларны чагылдыра һәм халык арасында диалог һәм яңа әсәрләр булдыру өчен мөмкинлекләр ача. Музей биләп торган киңлекләр сәнгать һәм тамашачылар ихтыяҗын канәгатьләндерә торган музей булдыруга заманча якын килүне эшләүдә төп рольләрнең берсе булып тора. «Гараж» заманча сәнгать музее - Россиядә заманча сәнгать һәм мәдәниятне үстерүгә юнәлдерелгән беренче филантропик оешма, аңа 2008 елда Дарья Жукова һәм Роман Абрамович нигез салган. «Гараж» музеенда Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар экология темасына багышланган күргәзмә экспозициясе белән таныштылар.

Моннан тыш, бүген Р.Миңнеханов Горький исемендәге Үзәк паркта булды, анда уеннар өчен мәйданчыклар, балалар ял итү зоналарын һәм башка тематик зоналарны карап чыкты. 2011 елдан башлап, әлеге парк Россиядә дөнья дәрәҗәсендәге беренче парк, саф һавада ял итү, спорт, бию һәм уеннар өчен киңлек булып, яңа стандартлар бирә, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан делегациясе Россия башкаласына кичә эш визиты кысаларында килде. Кичә Илсур Метшин һәм Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең «Зарядье» концерт залында Moscow Urban Forum халыкара форумы эшендә катнашты.

Барлык яңалыклар