Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.02.2018, 16:31

Татарстан Президенты Казанда кече һәм урта эшкуарлык үсешенә активрак булышырга кушты

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Алсу Сафина). Казанда тулай территораль продуктта (ТТП) кече һәм урта бизнес өлеше 38% тәшкил итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу җитәрлек түгел, чөнки шәһәрнең потенциалы зур. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәрнең үсеш стратегиясендә ТТПда кече һәм урта бизнес өлешен 50 процентка кадәр арттыру максаты куелган.

Кече предприятиеләрдә эшләүче кешеләр саны 180 мең тәшкил итә, бу халык санының 29 проценты, дип хәбәр итте чыгышында Казан Мэры Илсур Метшин. Кече предприятиеләрнең әйләнеше 350 млрд сум тәшкил итте. Кече һәм урта эшкуарлыктан кергән салымнар суммасы 3,3 млрд тәшкил итте – бу салым керемнәренең 30 процентка якын суммасы.

Шәһәр башлыгы искәртеп үткәнчә, кече һәм урта бизнеска булышлык итү өчен Казанда төрле чаралар оештырыла.

“Тулай территораль продуктта кече һәм урта бизнес өлеше 38% булу гына аз. Шәһәрнең потенциалы күпкә артык, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Моның өчен кече бизнеска мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк”.

“Тулаем алганда, система булдырырга кирәк. Беренче чиратта, булачак эшмәкәрләр тәрбияләргә, мәгариф программалары кертергә, консультацияләр бирегә кирәк. Әлеге кешеләр киләчәктә урта классны тәшкил итәчәк, - диде Р.Миңнеханов. – Бу системалы эш. Әлеге тема бездә өстенлекле булырга тиеш”.

Республика башлыгы шулай ук инвестицион климатны күзәтү нәтиҗәләрен дә китерде. Әлеге күзәтү эшләре Эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нугуманов эшчәнлеге кысаларында башкарыла. Сораштыруда катнашкан 33% эшмәкәр Казанда административ барьер белән очрашкан, Яр Чаллыда – 37%. Эшмәкәрләр очрашкан проблемалар арасында – хакимият тарафыннан тиешле ярдәм булмау, зәгыйфь эшлекле инфраструктура, тикшерүләр күплеге, алдан ук дөрес булмаган мөнәсәбәт. Президент сүзләре буенча, әлеге моментларны тамырдан юк итәргә кирәк.

“Без республика өчен генә үрнәк булырга тиеш түгел. Гомумән, кече һәм урта бизнеска булышлык итү буенча башлангычларыбызны төрле төбәкләр өйрәнә”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XXIV отчет сессиясе, 28.02.2018
Видеорепортаж
28.02.2018 17:05
Барлык яңалыклар