Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.02.2019, 20:58

ТР Президенты Кремльдә Үзбәкстан делегациясе белән очрашты

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – транспорт министры Ачилбай Раматов белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.

Шуны да искәртик: Үзбәкстан Премьер-министрының беренче урынбасары Ачилбай Раматов җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы делегациясе Казанга ике көнлек визит белән килде (20-21 февраль).

Кунаклар Иннополис инновацион шәһәре белән таныштылар, "Химград" технополисында булдылар, шулай ук "Мәскәү" мәдәни үзәгендә булдылар. Моннан тыш, үзбәк коллегаларына Art City торак комплексы мисалында уңайлы төзелеш вариантын күрсәттеләр, "Эйдос-медицина" һәм "Эйдос-робототехника" үзәге эшләнмәләре белән таныштырдылар.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанга Россия төбәкләренең берсе буларак күрсәтелгән кызыксыну өчен рәхмәт белдерде. Ул Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиеевка, Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Ариповка Россия белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән хезмәттәшлекне үстерүгә күрсәткән игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта үзбәк партнерлары белән хезмәттәшлек актив темплар белән бара. Ул искә төшергәнчә, 2017 елның сентябрендә Үзбәкстан Республикасында (Ташкент, Сәмәрканд) булган һәм Үзбәкстан Президенты һәм Премьер-министры белән очрашкан. Шул ук вакытта эшлекле форум узган һәм кайбер килешүләр имзаланган. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу сәфәр хезмәттәшлек өчен мөһим этәргеч биргән.

Моннан тыш, 2018 елның октябрендә Рөстәм Миңнеханов Дәүләт башлыклары рәислегендә Ташкентта узган беренче үзбәк-Россия төбәкара форумында катнашты.

Үзбәкстан Республикасы делегацияләре шулай ук Татарстанга һәм Казанга берничә тапкыр килделәр. Мәсәлән, 2017 елның маенда Абдулла Арипов Казанда БДБ хөкүмәтләре башлыклары Советы һәм Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашты.

Татарстанның Ташкент өлкәсе белән элемтәләре аеруча тыгыз. 2018 елда Татарстан белән Ташкент өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү һәм аны гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланды.

Очрашу барышында билгеләп үтелгәнчә, 2017 елда актив эш нәтиҗәсендә Татарстан белән Үзбәк арасындагы товар әйләнеше 80% арткан һәм 100 млн доллар тәшкил иткән. 2018 елда товар әйләнеше 57% артты һәм 146 млн доллар тәшкил итте.

"Бу яхшы үсеш темплары, – диде Рөстәм Миңнеханов. - Әмма ирешелгәннәр белән генә тукталып калырга ярамый. Делегацияләр белән үзара алмашу, бер-беребезнең мөмкинлекләрен өйрәнү мөһим. Товарлар һәм хезмәтләр белән үзара тәэмин итү күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру өстендә эшләргә кирәк".

Татарстан белән Үзбәкстан арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә 1993 елда имза салынды, һәм бүген яңа документ әзерләү буенча эш алып барыла.

Эш бара торган мөһим уртак проектлар арасында Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ линиясе (шина продукциясе, дизель ягулыгы, авиакеросин, мотор майлары белән тәэмин итү), Ташкент өлкәсендә автомобиль полигоны һәм "КАМАЗ" ААҖ сервис үзәге булдыру һ.б. буенча хезмәттәшлекне билгеләп үтте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Татарстан шулай ук Машина төзелеше, Үзбәкстанга вертолетлар, нефть химиясе продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә тели.

Бүген Татарстан белән Үзбәкстан арасында юнары уку йортлары арасында хезмәттәшлек алып барыла. Үзбәкстанның Мирзо Олугбәк исемендәге Университетында КФУ вәкиллеге ачылды. Шул ук вакытта Татарстан югары уку йортларында 3 меңнән артык үзбәк студенты белем ала. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика Үзбәкстан студентлары санын арттыруга шат булачак.

"Безнең алга таба хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яхшы перспективалар бар", – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, Үзбәкстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – транспорт министры Ачилбай Раматовка мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында шулай ук Татарстанда Үзбәкстан генконсуллыгын ачу турында кабул ителгән карар өчен рәхмәт белдерде.

Үзбәкстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – Транспорт министры Ачилбай Раматов, үз чиратында, Казанда Үзбәкстан делегациясе өчен әзерләнгән бай программа өчен рәхмәт белдерде. Алга таба багланышлар турында сөйләгәндә, ул ассызыклаганча: "Безнең мөнәсәбәтләр гасырлар буена дәвам итә". Ачилбай Раматов сүзләренчә, бүген Үзбәкстан "барысы өчен дә ачык". Илдә объектлар төзелеше югары темплар белән бара, инвесторлар килә, яңа мәйданчыклар булдырыла.

Ачилбай Раматов Үзбәкстан Президенты кушуы буенча Казанда булуын хәбәр итте. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, элек Татарстанга 20 ел элек, 1998 елда килгән иде. "Без сизелерлек үзгәрешләр күрәбез, – диде ул. – Без бу юнәлештә эшне дәвам итәргә тиеш. Сезнең кадрлар, белгечләр яхшы, без күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәргә әзер".

Ачилбай Раматов хәбәр иткәнчә, бүген Үзбәкстан һәм Россия товар әйләнеше якынча 6 млрд доллар тәшкил итә. Аның сүзләренчә, Үзбәкстанның Россия төбәкләре, аерым алганда, Татарстан белән товар әйләнеше үсеше өчен дә мөмкинлекләр бар.

Үзбәкстан Премьер-министрының беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, атна саен Ташкент белән Казан арасында дүрт авиарейс гамәлгә ашырыла, кирәк булганда рейслар саны арттырылырга мөмкин. "Кирәк булса, без авиарейслар санын арттырачакбыз, чөнки бу юнәлештә пассажирлар бар", – диде ул.

Ачилбай Раматов Үзбәкстанга туристлар агымы да артуын билгеләп үтте. "Без чикләрне ачтык, – диде ул. – Без барыбыз өчен дә ачык һәм хезмәттәшлек итәргә әзер".

Барлык яңалыклар