Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.10.2019, 10:37

Казан Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләренең килештерү бүлмәсенә килгән кешеләрнең яртысы диярлек үз никахларын саклап калырга булган


(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче октябрь, Алинә Бережная). Бер ел эчендә Казанның Казан гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 317 кеше булып киткән. Психолог-медиаторлар белән аралашканнан соң 44,8% гаилә аерылышу турында гаризаларын кире алган.

Казан гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә килешү бүлмәләре 2016 елдан бирле бар, аларга никахларын өзәргә теләүче парлар килә.

«Еш кына кешеләр бер-берсен ишетми, аңларга, компромиссларга барырга теләми, шуңа күрә килешү бүлмәсен булдыру турында карар кабул ителде. Кайчагында парларга, аерылышу фикереннән баш тарту өчен, сөйләшеп бушану да җитә», – дип сөйләде «Доверие» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең яшьләр сәясәте буенча директоры Елена Овчинникова.

Психолог-медиаторлар белән аралашу атна саен сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә уза. Килештерү бүлмәләре Киров районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә (Болотников ур., 35а) һәм Идел буе районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә (Р. Зорге ур., 89) эшли. Башта ир белән хатынның һәркайсы белән шәхсән очрашу үткәрелә, аннары яклар әзерләнгәннән соң, уртак очрашу уза. Бу очрашуда медиатив килешү – ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызу буенча юл картасы төзелә. Килештерү бүлмәсенә башка шәһәрләрдән килгән парлар да йөри.

Медиаторлар эше өч принципка нигезләнгән: конфиденциальлек - хәтта шәхси очрашу вакытында да медиатор беренче тормыш иптәше белән сөйләшкәнне икенчесенә җиткерми, нейтральлек – медиатор беркемнең позициясен дә алмый, ике якка да ярдәм итә - теләсә кайсы вакытта пар, ир яисә хатын медиация процессыннан чыгарга мөмкин.

«Статистика үзе турында үзе сөйли – быел гына да мөрәҗәгать итүче гаиләләрнең яртысына якынын, 44,8%-ын саклап кала алдык. Без алга таба да никахларны саклап калу буенча эшне дәвам итәчәкбез», – диде Е.Овчинникова.

Килештерү бүлмәсенә килү өчен, 8(843) 512-43-80 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

Барлык яңалыклар