Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.08.2019, 13:54

ЮХИДИ хезмәткәрләре Казан юлларында «Мобильник» операциясен үткәрә


(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август). Август ахырына кадәр Казан автомобиль юлларында «Мобильник» оператив-профилактик чарасы дәвам итәчәк, аның кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре транспорт чарасы белән идарә иткән вакытта телефоннан файдаланучы машина йөртүчеләрне ачыклый.

ЮХИДИ гаджетлар машина йөртүченең игътибарын җәлеп итә һәм юл ситуациясенә тулысынча игътибар итәргә мөмкинлек бирми, бу еш кына юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуга китерә дип кисәтә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә руль артындагы шоферга кулдан башка сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирә торган техник җайланма белән җиһазландырылмаган телефоннан файдалану тыела. Административ хокук бозу өчен машина йөртүчегә 1500 сум күләмендә штраф салына.

5-нче августта старт алган «Мобильник» операциясен үткәрү чорында ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чарасы белән идарә иткән вакытта телефоннан файдалану кагыйдәләрен бозган 200-гә якын машина йөртүчене җаваплылыкка тарткан инде.

Агымдагы ел башыннан транспорт чараларын йөртүчеләргә карата рульдә килеш телефон кулланганга барлыгы 1200 административ материал төзелгән.

Барлык яңалыклар